Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:06

10 июньдә Болгарда борынгы Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1123 ел тулуга багышланган җыен үтте. Җыен кысаларында Болгарда Ак мәчет ачылды.

10 июньдә Болгар җиренә килүчеләрне шома асфальт, өч телдә язылган юл күрсәткечләре каршы алды. Узган елдагы кебек ерак чакрымнарга сузылган машина тыгыннары күзәтелмәде.

Моңа кадәр Болгар җыенына 10-15 меңнән дә ким кеше җыелмый иде. Быел сафлар сирәгәйгән. Полиция хезмәткәрләре Болгарга килүчеләрнең саны 5 меңнән артык дип әйтте. Кемдер моны авылларда Сабантуе белән туры килгәне белән бәйләде, кемдер протест йөзеннән килмәде булса кирәк. Мәсәлән, Киров шәһәрендә яшәүче татар мөселманнары быел Болгарга килүдән баш тарткан. Алар моны барс сыны тирәсендә купкан ыгы-зыгы белән аңлатты.

Ак мәчет ике ел эчендә төзелеп бетте

Быел борынгы Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1123 ел тулуга (милади календарь белән 1090 ел – Azatliq.org) багышланган бәйрәмдә Болгарда Ак мәчет ачылды. Аллаһ йорты ике ел эчендә сафка басты. Гыйбадәтханәне тышлар өчен 1200 тонна ак мәрмәр ташы кулланылган. Мәчетнең проект авторлары дөньядагы иң матур мәчет үрнәкләрен кулланды дип игълан ителде.

Бу тулы бер комплекс, мәчеттән тыш, биредә шәкертләргә белем бирүче уку йорты, мөфти резеденциясе дә урнашкан. Мәчетнең манаралары биеклеге – 46,5 метр, мәчет эчендәге гөмбәзнең диаметры 17 метрга кадәр җитә. Гыйбадәт бүлмәсенең мәйданы – 180 квадрат метр. Намаз бүлмәсендә диаметры белән 25 метрлы зур люстра урнаштырылган.
Ак мәчет

Ак мәчет


Масштаблы төзелеш нинди суммага төшкәне билгесез, бу бары тик иганәчеләр ярдәме белән ерып чыгылган эш дип ассызыкланды. Мәчетне төзүдә Русиянең иң бай кешеләрнең берсе Алишер Усманов, Украинада яшәүче татар бае Ренат Әхмәтов һәм “Татнефть” ААҖ башлыгы Шәфәгать Тәхәүтдинов үз кесәләреннән акча чыгарып салганнар. Бу турыда ачылыш тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Илбашы бу зур тантанада тәбрик сүзләрен әйткәндә озын нотык тотмады, кәгазьдә язылган рәсми текст кулланмады, әйткән сүзләре йөрәк түреннән булганы сизелде.

“Болгарда мондый зур гыйбадәт комплексы барлыкка килү – Татарстан, Русиянең ислам җәмәгатьчелеге өчен тарихи вакыйга. Безнең җиребездә ислам һәм мәгърифәтчелек үзәге кабат эшли башлый. Биредә мәчет белән беррәттән мәдрәсә дә булачак. Болгар җирендә шәкертләрнең булуы буыннар бәйләнешен һәм Болгарда ислам диненең яңарылуын күрсәтәчәк. Киләчәктә Ак мәчет Җәмигъ мәчете кебек мөселманнарны берләштерүче үзәк булыр дип ышанам. Шушы изге эштә катнашкан барлык кешеләргә чын ихластан рәхмәтемне әйтәм”, дип Рөстәм Миңнеханов рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды.

Алишер Усманов килә алмаган, ул аерым Болгарга киләм, барысын да үз күзләрем белән күрәм дип вәгъдә иткән. Украинада яшәүче милләттәшебез Ренат Әхмәтов та тантанада була алмады, аның урынына рәхмәт сүзләрен аның әнисе Нәкыя ханым кабул итте.

Ак мәчет мөселманнарны берләштерәчәк

Бәйрәмнең зур колачлы итеп узганы ачылыш тантанасында Татарстанның барлык югары түрәләре белән беррәттән, бик күп чит ил кунаклары, мәртәбәле руханиларның килүе дә күрсәтте.

57 ислам дәүләтен берләштергән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль сәркәтибе Әкмалетдин Ихсаноглу халыкара дәрәҗәсендә узган мөһим чарага бармый калган, ул: “Болгарга килеп татар кардәшләре белән шатлыклары белән уртаклашасым килде. Болгарда Ак мәчет ачылуы – Татарстанда ислам үсешенең күрсәткече”, дигән сүзләрне җиткерде. Бәйрәмдә шулай ук Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, БДБ мөселманнары шурасы рәисе Аллаһшөкер Пашазадә дә үз сәламләрен җиткерде.

Миңтимер Шәймиев, мәчетнең кыска вакыт эчендә сафка басуында биредә көне-төне төзүчеләр бригадасы кырмыска оясы кебек тырышып эшләвенә бәйле, дип әйтте. Мәчет төзелешенә 35тән артык оешма җәлеп ителгән. Төзү эшләренә барлыгы меңнән артык кеше катнашкан.

“Татарстанда мәдәни, тарихи, дини мираска зур игътибар ителә. Болгар белән беррәттән, Зөя утравы да төзекләндерелә. Бу эштә төрле милләт һәм дин кешеләре катнаша, ә бу бик мөһим. Болгар җирендә археологик казу эшләре дә бара, бу урын ЮНЕСКО тарафыннан татарларның мәдәни мирасы дип игълан ителер дип ышанабыз”, дип әйтте ул.

"Барс сынына иптәшкә ата барс куелса, күз йомачакбыз"

Ачылыш тантанасында Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә сүз алды. “Болгардагы Ак мәчет – берничә гасыр буена көтеп алынган кадерле бүләк. Ул "Ак мәчетнең мөселманнарга хезмәт итүе кыямәткә кадәр дәвам итсен” дип әйтеп, бу эшнең башында торучы Миңтимер Шәймиевкә һәм Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен җиткерде.

“Аллаһы Тәгалә мәчет төзегән кешене җәннәтле итәрмен дигән. Рөстәм Нургали улы күп эшләр башкарды, мәчет төзеде, һичшиксез, җәннәткә эләгер. Гөнаһлар кылса да, башта кыздырып алуын алырлар, ансыз булмас, ләкин Ходай тарафыннан игелекле эш онытылмас.

Сигез имчәкле ана барс сыны турында күп шаулаштылар. Янына тагын шундый ук “причиндаллар” белән ата барс сыны да куелса, Миңтимер Шәймиевкә сүз әйтмибез. Мондый мәчет салдырган кеше тагын бер сын урнаштыра ала, күз йомачакбыз. Татарлар кыргый халык түгел, кемгә ничек гыйбадәт кылырга икәнлеген беләбез, ул сынга табынмаячакбыз”, дип әйтте.

Халык арасында моңа каршы “әстәгъфирулла” ише сүзләр ишетелде, ләкин алкышлар тавышы белән алар күмелеп китте. Тәлгать хәзрәт Рөстәм Миңнеханов белән Миңтимер Шәймиевкә асылташлар белән бизелгән хәнҗәр бүләк итте. “Для обороны” дип тә өстәде. Мөфти шулай ук Шәймиевкә Үзәк диния нәзарәте рәисе булырга тәкъдим итеп, аңа: "Болгардагы Ак мәчет резеденциясе җитәкчесе булырсыз дип ышанабыз, уйларга 3 ай вакыт бирәбез”, диде.

Имамнар сынга каршы

Мөкаддәс Бибарсов имамнар җыенында чыгыш ясый

Мөкаддәс Бибарсов имамнар җыенында чыгыш ясый

Шуны әйтергә кирәк, 9 июнь көнне Казанда “Дин һәм милли тормыш” III татар имамнары форумында да барс сыны турында сүз кузгатылды. Иң беренчеләрдән булып бу турыда Фәүзия Бәйрәмова әйтте. Ул үз чыгышында “Потка Болгарда да, Казанда да урын булмаска тиеш!” диде. Аны Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов куәтләп, җыендагы резолюциягә “татар имамнары Болгарда куелачак сынга каршы” дигән җөмләне керттерде, барлык катнашучылар бертавыштан моны хуплады. Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннан башка (ул төштән соң җыен эшендә катнашмады) президиумда утыручы барлык мөфтиләр дә сынга каршыбыз дип тавыш бирде. Димәк, Ак мәчет ачылышында имамнарның фикеренәТәлгать Таҗетдин каршы төшеп, барс сынын куюга фатиха бирде.

Ак мәчет ачылышында Мөкаддәс Бибарсов Тәлгать Тажетдинга карап: “Сез бу сүзләрне әйтеп шаяргансыздыр дип өметләнәбез. Ислам дөньясы каршында дәрәҗәбезне төшермик, бу һәйкәл Болгарда куелмас дип ышанабыз”, дип әйтте. Аерым очрашып сөйләшкәндә Мөкаддәс хәзрәт Шәймиевнең үз карарыннан кире кайтуы икеле диде. Әлегә барс сыны кайчан һәм Болгарның төгәл кайсы урынында куелычагы билгеле түгел. Әлегә Италиядән кайткан һәйкәл ангар эчендә ятуын дәвам итә.

Бәйрәм халыккамы, түрәләргәме?

Мәчетне иң башта түрәләр белән кунаклар карады, аннары гына төштән соң башкаларга да ишекләр ачылды. Дөньядагы иң зур Коръән торган Ислам музее дип ачылган истәлек билгесенә дә җитезләр генә эләгә алды. Түрәләр белән кунаклар хозурлангач, халыкка да рөхсәт ителде.

Әйтергә кирәк, Болгардагы моңа кадәрге иреклек кысыла бара, елдан-ел куркынычсызлык чаралары җитдиләнә. Мәчеткә дә махсус магнит капкалардан тикшереп керттеләр, музейга да чират торып шул процессны үтәргә туры килде. Барлык җир дә рәшәткәләр белән чорнап алынган иде, һәркемнең букчаларын капшап, тикшереп керттеләр. Гомумән, Болгарга элеккеге кебек ирекле рәвештә килеп, чатырлар корып, корбаннар чалып, казан белән ашлар пешерүләр тарихка калып бара. Болар барысы да чикләнә бара кебек. Болгар җыенының халыкчанлыгы югалып, аның чираттагы протокол рәсми чарага әверлеп баруы күпләрнең күңелен кыра.

Күп еллардан килгән традиция буенча, элеккеге Җәмигъ мәчете нигезендә өйлә намазы укылды. Сәҗдәгә киткән руханилар рәтендә Рөстәм Миңнеханов белән Миңтимер Шәймиев тә бар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG