Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Мьянманың көнбатыш районнарыннан үз хезмәткәрләрен чыгара


БМОның җитәкчелеге мөселманнар һәм буддачылар арасындагы канкоешлы низаг сәбәпле, Мьянманың көнбатыш районнарыннан үз хезмәткәрләрен чыгару турында хәбәр итте.

France-Press агентлыгына БМО һуманитар программаларның җирле координаторы белдерүенчә, Ракхайн штатындагы Маунгдо вилятеннән халыкара оешманың 40 хезмәткәрен гаиләсе белән чыгару карар кылынган. Якшәмбедән чит ил ватандашларын эвакуация башланган. Алар вакытлыча Мьянманың Янгон шәһәрендә торачак.

Якшәмбе көнне Мьянма хакимияте Ракхайн штатына гадәттән тыш хәл режимы кертте. Җомгадан бирле җиде кеше һәлак булган төбәккә армия көчләре җәлеп ителә.
XS
SM
MD
LG