Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

Нигериядә мөселманнар һәм христианнар арасында бәрелешләр чыкты


Җирле мәгълүмат чаралары бүген Нигериядә алты яшүсмер мөселманның үлүе турында хәбәр итте. Аларга ярсулы христианнар төркеме һөҗүм иткән дип фаразлана.

Бу мәгълүматлар узган ялларда Нигериядә тагын ике христиан чиркәвенең һөҗүмгә дучар булуыннан соң әйтелде. Джос шәһәрендә терактны интихарчы башкарган, ә Биу вилаятендә чиркәү билгесез кешеләр төркеме тарафыннан утка тотылган. Берничә кеше һәлак булды, дистәләрчәсе яраланды.

XS
SM
MD
LG