Accessibility links

Урыс чиркәве Татарстанда митрополия булдырды


Синод Татарстанда митрополия булдырды
Синод Татарстанда митрополия булдырды

Татарстанда православ епархияләренең дәрәҗәсе арта. Хәзер алар митрополиягә берләште. Архиепископ Анастасий митрополит булды.

Элек Татарстанда епархия генә эшләсә, бу көннәрдә митрополия төзелүе мәгълүм булды. Ул үз эченә Казан, Әлмәт, Чистай епархияләрен кертә. Митрополиянең башлыгы итеп Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий билгеләнгән.

Казан федераль университеты профессоры, элек министрлар кабинеты каршында дин эшләре шурасының җитәкчесе булган Ринат Нәбиев сүзләренчә, бу Анастасийга зур дәрәҗә өсти. Ә Татарстанда митрополиянең булдырылуы бу инде православларның статусын арттыра.

Әлеге митрополия мәсьәләсен булдыру Урыс православ чиркәве тарафыннан инде узган елны ук күтәрелгән, менә хәзер ул гамәлгә ашырылды.

Нәбиев әйтүенчә, бу Татарстанда православие диненең дәрәҗәсе артуын аңлата.

“Социаль өлкәне алсак та, мәгариф ягыннан да, төрле-төрле проектларда катнашу өчен дә, дини оешмаларның артуы эше дә җиңеләя. Татарстан православие өчен әһәмиятле төбәк, шуңа аның статусын күтәрергә булганнар дип уйлыйм”, ди ул.

Моннан тыш, ул митрополия төзелгәч Казанда православларның дини академиясе дә (духовная академия) төзелергә мөмкин дип саный. Хәзергә Казанда семинария генә эшләп килә, әмма православлар инкыйлабка кадәр эшләгән академияне кабат ачу турында сүз кузгатып килә.

“Ул мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән, шуңа күрә киләчәктә аның ачылуы ихтимал. Әмма моңа әле әзерлек җитәрлек түгел диләр”, ди Нәбиев.
XS
SM
MD
LG