Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярски мэры итеп татар милләтеннән булган Акбулатов сайланды


Красноярскида мэр сайлауда “Бердәм Русия” фиркасеннән, милләте белән татар булган Әдһәм Акбулатов җиңгән. Ул 70%ка якын тавыш казанган. Сайлауда халыкның бары 21%тан артыгы гына катнашкан.

2010 елны Александр Хлопонин Төньяк Кавказ федераль бүлгесендә президент вәкиле итеп куелуы сәбәпле, Акбулатов Красноярски губернаторы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде.

Красноярски татар җәмәгатьчелеге аны губернатор вазифасына тулысынча билгеләнер дип өметләнде. Ләкин Русия президенты Дмитрий Медведев ул вакытта өлкәнең канун чыгару җыелышына Лев Кузнецовны тәкъдим итте.

Әдһәм Шөкриевич 2007 елны Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае вәкиле иде һәм аның эшендә актив катнашты.

Аңа кадәр Акбулатов губернаторның беренче урынбасары һәм хөкүмәт рәисе булып торды.
XS
SM
MD
LG