Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:05

Каратун егетләре атта акча өчен чапмый


Апас районы Каратун бистәсендә яшәүче Айрат Тимершин белән Рамил Мөхәммәтҗанов яшүсмер вакыттагы хыялларын тормышка ашырып чабышкы атлар асрыйлар.


Аларның атлары районда, Татарстанда гына түгел, Русиякүләм Сабантуйларда алдынгы урыннар алган. Бүген икесенә бергә дүрт нәселле чабышкылары бар.

Айрат Тимершин улы Инзил белән

Айрат Тимершин улы Инзил белән

Айрат Тимершин белән Рамил Мөхәммәтҗанов яшүсмер вакытта ук атта чабарга телиләр, тик мөмкинлекләре булмый. Гаилә корып тормышларны җайлагач, яшьләре кырыкка җиткәндә уй-хыялларын тормышка ашыралар, юртаклар алып ярышларда катнаша башлыйлар.

Айрат Тимершин нәселле чабышкыларны күршесе Рамил Мөхәммәтҗанов белән бергә ала, инде әтиләренә малайлары да булыша икән. Сабантуйларда Мөхәммәтҗановлар аталы-уллы чабалар. Гомумән, ат чабышларында даими катнашырга тырышабыз диләр.

Рамил Мөхәммәтҗанов

Рамил Мөхәммәтҗанов

“Атларны акча эшләр өчен асрамыйбыз, күңел теләгәнгә тотабыз. Узган ел чабып алган акчаны да ятимнәр йортына бирдек”, диде Айрат Тимершин. Ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Апас бүлегендә тикшерүче, ә Рамил Мөхәммәтҗанов тракторчы булып эшли. Өйгә кайтуга атларны чаптырырга чыгып китәләр, ел дәвамында юртакларны хәрәкәттә тотарга тырышалар икән.

XS
SM
MD
LG