Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Миллионнар маршы" үтте


Мәскәүдә "Миллионнар маршы" үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:11 0:00

Мәскәүдә "Миллионнар маршы" үтте

Бүген Русия башкаласында оппозициянең зур протест җыены үтте. Азатлык радиосы бу җыеннан туры трансляция тәкъдим итте.

Бу Владимир Путинның тагын алты елга президент кәнәфиенә кайтуыннан соң беренче шундый зур җыен.

Урам йөреше һәм митинг үткәрү өчен Мәскәү хакимиятләреннән рөхсәт алынган. Әмма оппозиция җитәкчеләре Алексей Навальный, Илья Яшиннар анда катнашмаска мөмкин. Русия тикшерү комитеты нәкъ шушы протест чарасы көненә туры китереп оппозиция җитәкчелегендәге җиде кешене сорау алуга чакырган.

Навальный сорау алуның тиз генә үтүенә һәм протест чарасына өлгерүенә өметләнүен белдерде.

Оппозициянең башка бер җитәкчесе, “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов “Миллионнар маршы” дип аталучы бүгенге протест чарасын оештыручыларның берсе булуы сәбәпле сорау алуга килә алмавын аңлатып тикшерүчеләргә хат җибәргән.

“Миллионнар маршы” рәсми рәвештә көндезге сәгать бердә башлана. Әмма оппозиция җитәкчеләре халыкны иртәрәк җыела башларга чакырды.

Сорау алуга чакырулар, кичә тикшерү комитеты белдерүенчә, оппозиция җитәкчеләренең фатирларында тентүләр вакытында “күпсанлы пропаганда материаллары һәм дәүләткә каршы шигарьләр табылу”дан соң җибәрелгән.

Тентүләр Путинның вазифага керешү тантанасы алдыннан Мәскәүдә 6 майда үткән протест йөреше вакытындагы көч куллануларга бәйле диелә.

Узган җомгада Путин бәрелешләр килеп чыккан җыеннарда катнашканнарга кырыс җәзалар бирү канунын имзалады. Штрафлар күләме йөзләгән тапкыр арттырылды.

Кушма Штатлар Русиядә хакимиятнең оппозициягә каршы мондый чараларына борчылу белдерә. Дәүләт Департаменты сүзчесе Виктория Нуланд “Оппозициягә карата бу соңгы чаралар барысы бергә Русиядә тәртип саклау оешмаларының кануннарны сүз иреген һәм җыелышлар үткәрү иреген бастыруга каршы башбаштаклык белән куллануы турында борчылулар уята”, диде.

Оппозицион сәясәтче Сергей Митрохин бу тентүләр Путинның Русиядә реформалар үткәрергә җыенмавын, ризасызларны репрессив чаралар белән бастырырга карар итүен күрсәтә ди.

Удальцов урам җыеннары турында яңа канун һәм тентүләр халыкны куркытмаячак, кешеләр барыбер өйләрендә тыныч кына утырмаячак дип белдерде.

Бүген Казан ватандашлар берлеге дә Татарстан башкаласында “Миллионнар маршы” чараларын уздыра. Митинг һәм йөреш уздыруга Казан хакимияте рөхсәт биргән. Урам йөреше көндезге беренче яртыда Петербур урамыннан башлана, митинг Мулланур Вахитов һәйкәле янында көндезге бергә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG