Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Соңгы кануннар, карарлар һәм киңәшләр

Милләт Мәҗлесенә төрле эшләрдә катнашырга туры килә. Шундыйлардан Тәгъбирләр комиссиясенең яңа атамалар өстендә эшләвен әйтергә кирәк. Комиссия бу хакта махсус доклад ясый. Кайбер рус рәсми атамалары урынына төркчә (гарәпчә) атамалар кабул ителә: “мөлки” (гражданский), “гадли” (частный), “җинаи”(уголовный) кебекләр.

Милли Идарәнең ачык рәсми гәзит чыгаруга 1919 ел бюджетыннан 100 мең сум бүлеп бирү хакындагы карары исә алга таба матбагага өмет белән каравын чагылдыра.

Милләт Мәҗлесе чыгарган тагын бер карар Эчке Русиянең мөселман ватандашларына хокукый ярдәм күрсәтүгә багышланып, аларның рус хокук системасы эчендә алдаланып калуын булдырмау, һич югы мондый алдану очракларын озайтуга юнәлгән. Бу карар рус хокук системасын, рус телен җитәрлек дәрәҗәдә яки бөтенләй белмәгәннәрнең хокукларын яклау өчен чыгарылган мөһим карарлар төркеменә керә.

Аерым нәзарәтләр дә үз өлкәләренә караган мәсьәләләр буенча эшләрен дәвам иттерә, күрсәтмәләр һәм белдерүләр чыгара. Мәсәлән, диния нәзарәте мәдрәсәләргә тәгълиматлар (күрсәтмәләр) җибәрә, шул рәвешле автономия җирләрендәге дини уку йортлары турында беренче кул мәгълүматларны тупларга тырыша. Мәгариф нәзарәте хәйрия эшчәнлеген ничек алып бару тиешлеген аңлата, укытучылар мәктәпләре, милли гимназияләр һәм курслар турында соңгы мәгълүматларны җыйнау белән мәшгуль була.

Әлбәттә, “башкортчылык” проблемасы да Милләт Мәҗлесен һәм, гомумән, халыкны кызыксындырудан туктамый. Бу мәсьәлә буенча Милләт Мәҗлесенә еш кына язма сораулар һәм хәбәрләр китеп тора. Шул сәбәпле Милләт Мәҗлесе һәм Милли Идарә аңа булган караш фикерләрен еш кына белдерергә мәҗбүр булалар. Шул җөмләдән, “Мохтарият”нең соңгы саннарыннан берсендә Мөбәрәкшаһ әл-Хәнәфи имзасы белән Милләт Мәҗлесенең рәсми карашын чагылдыручы мәкалә дөнья күрә. Аның сөземтәсе болайрак:

“Милләт Мәҗлесе, Тупраклы мохтарият карарына ярашлы, Урта Идел төбәге белән Көньяк Урал төбәге арасында автономияле өлкә (дәүләте) – Идел-Урал өлкәсе төзүне кирәкле тапты. Бу дәүләттә яшәгән милләтне берничә кечерәк илгә бүлмәү кирәклеге турында мөкатдәс карарын кабул итте.

Бу карарларның күпчелеге бертавыштан кабул ителде. Хәзер милләткә Милләт Мәҗлесе кебек оешмалар берлектә хәрәкәт итү башкорт, типтәр, мишәр, казан татары төркемнәренә бүленмәү һәм бөтен көч белән Идел-Урал тупраклы мохтариятен барлыкка китерү эшләре калды.

Без Русия мөселманнары берничә гасыр дәвамында бернинди кавем вә ыруларга бүленмәстән динебезне һәм милләтебезне саклый алдык. Бүленү безне башкалар алдында зәгыйфь итеп калдырачак. Бөтен милли һәм икътисади мәнфәгатебез монда. Шәхси мәнфәгатьләребездән чыгып хәрәкәт итәргә тиеш түгелбез. Милләтнең берлеген тәэмин итү – изге бурычыбыз”.

Билгеле ки, Милләт Мәҗлесе сәяси темалар белән беррәттән социаль мәсьәләләр уңаеннан да халыкка мөрәҗәгать иткән. Әйтик, 1917-1918 елларда ирләре фронтта сугышкан хатыннарның ятлар белән тора башлавы, аларга хәтта кияүгә чыгу күренеше шактый ук таралаган була. Мондый очраклар арта башлагач, мөфти Галимҗан Баруди, казый Габдулла Сөләймани һәм Уфа Хәрби Шурасы рәисе Җәмил Байчурин “Мохтарият”тә зур мәкалә бастыралар. Анда ирләренең сугышта үлгәне турындагы хәбәре рәсми рәвештә расланмаган тәкъдирдә, аларның хатыннарының башка ирләр белән никахсыз яшәүләре хаталы нәрсә икәнлеге, мондый парларга никах укыган имамнарның җәза күрәчәкләре языла.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG