Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Вазыйфа төгәлләнә (11 гыйнвар 1918)

1917 елның 20 ноябрендә (3 декабрь) Уфада ачылган Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милләт Мәҗлесе, 52 көнгә сузылган киеренке хезмәттән соң, 1918 елның 11 (24) гыйнварында кичен рәсми рәвештә ябыла. Кабул ителгән карар буенча, парламентның икенче чакырылыш сессиясе шул ук елның 1 маенда сәгать 12 дә ачылырга тиеш була.

Әйтергә кирәк, Милләт Мәҗлесенең беренче чакырылышы депутатлары парламент шәкелен бик уңышлы эшләтеп җибәргән. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң 365 ел үткәч бу тирәдәге татар-башкорт халкының тәүге тапкыр үз иреге, үз ихтыяры белән демократик сайлаулар нигезендә, Русиядәге бик буталчык вәзгыять шартларында, милли парламент оештыруы, әлбәттә, тәкъдир ителерлек вакыйга. Бигрәк тә халыкның 95 процентының авылда яшәгәнлеген исәпкә алсак, бу вакыйганың уңышы башка шуның ише казанышлардан өстенрәк тә тора. Парламентның өстенлекләрен һәм кимчелекләрен үлчәсәк, өстенлекләр, һичшиксез, авыр басачак.

Милләт Мәҗлесе 52 көнлек эше дәвамында өч нәзарәтне аякка бастыра, комиссияләр төзи. Алар әзерләгән докладлар һәм проектлар кызу бәхәсләшүләргә сәбәп була. Шулай итеп, Милләт Мәҗлесе төзү сәяси карашларны белдерү мөмкинлеге булган форумга әйләнә һәм сүз көрәштерүчеләрнең тәҗрибәсен баета. Мәҗлес милли салым, бюджет, Идел-Урал дәүләтен төзү һәм, иң мөһиме автономия принципларына нигезләнгән конституция турында кануннар кабул итә. Утырышларда дискуссияләр бик җитди була, чөнки төркчеләр дә тупракчылар да җыелышларга әзерлекле киләләр.

Башкортлар белән килешүгә юнәлдерелгән чаралары, солых, илче һәм тупраклы мохтарият һәйәтләрен сайлау шулай ук Милләт Мәҗлесенең уңышлы эшләреннән саналырга тиеш.

Әлбәттә, Мәҗлес башкарган эшләрнең иң әһәмиятлесе Идел-Урал дәүләте (өлкәсе) проектларын төзү һәм шул кысада алып барылган моназарәләр (дискуссияләр) булган дип әйтәбез. Асылда Милләт Мәҗлесе бу мәсьәләне тупраклы мохтарият (территориаль автономия) комиссиясенә (һәйәтенә) карамагына тапшырып акыллы эш итү үрнәге күрсәтә, чөнки аның үзенең мондый эшне гамәлгә ашырырлык көче-кодрәте юклыгы аңлашыла.

Әгәр Милләт Мәҗлесе гел автономия проблемасы белән шөгыльләнгән, бәйсезлек мәсьәләсен көн тәртибенә куймаган икән, моның төп сәбәпләреннән берсе итеп, мөгаен, халыкның мөстәкыйль дәүләт төзүгә әзер булмавын күрсәтергә кирәктер. Шулай да, Мәҗлес кимендә халыкта бәйсезлек фикерен үстерүгә үз тарафыннан зур өлеш керткәне бәхәссез.

Милләт Мәҗлесе эшендәге кимчелекләргә килгәндә, аларның бәлки иң зурысы гаскәриләр һәм Хәрби Шура белән кирәкле дәрәҗәдә диалог оештыра алмавыдыр. Әгәр Милләт Мәҗлесе чын гаскәри көчкә ия Мәркәзи Хәрби Шураның эшчәнлегенә билгеле бер юнәлеш бирә алган булса, ихтимал, алга таба Шура таркалып бетмәс тә иде. Хәрби Шураның яшь башлыгы Ильяс Алкин ул вакыттагы шартларда бу катлаулы бурычны ягьни Милләт Мәҗлесе белән тыгыз хезмәттәшлектә булу бурычын үти алмаячагы билгеле булган. Икенче яктан, Милләт Мәҗлесенең тәҗрибәле әгъзалары нигәдер бу эшне беренчел бурыч итеп куймаган. Үтә катлаулы сәяси вәзгыять эчендә Хәрби көче булмаган хәрәкәтнең нинди дә булса уңышка ирешүе хакимият башындагылардан тора. Хәлбуки, Милләт Мәҗлесенең планнары белән большевикларның ниятләре арасында уртаклык билгеләре эзләү мантыйксыз.

Милләт Мәҗлесе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турындагы сүзне йомгаклап шуны әйтәбез: бу оешма кайбер кимчелекләренә һәм җитешмәгән якларына карамастан, демократик шартларда көрәшүнең шактый ук уңышлы үрнәген күрсәткән.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG