Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы җир тетрәүдә 70 кеше әлегә табылмаган


Рәсми хәбәрләргә күрә, Әфганстанның төньягында булган ике көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә җитмештән артык кеше җимерекләр астында кала. Баглан вилаятендәге Дара Азара авылына бигрәк тә зур зыян килгән.

Кабулдагы гадәттән тыш хәлләр үзәге башлыгы җимерекләр астыннан бары тик бер генә хатын-кыз коткарылганны хәбәр итә. Бу авылда барлыгы 22 йорт җимерелгән. Табылмаганнарның күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар.
XS
SM
MD
LG