Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлбир Крганов: "Имамнар җыенында берләшү тәкъдиме ясалды"


Бөтенрусия татар имамнары җыены
Бөтенрусия татар имамнары җыены

Казанда Бөтенрусия татар имамнарының “Милли тормыш һәм дин” дип аталган III форумы узды. Анда мөфтиятләрнең бер-берсенә пычрак атуын туктатырга кирәклеге дә әйтелгән.

Имамнар җыенына Татарстан җитәкчелеге дә килгән иде. Секцияләрдә дә, пленар утырышта да мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Бу хакта Мәскәү һәм Үзәк регион мөфтие Әлбир Крганов белән сөйләштек.

Хәзрәт, быелгы җыен узганнарыннан нәрсәсе белән аерылды?

– Җыенның өченче тапкыр үтүе бу күркәм эшнең гадәткә керүен күрсәтә. Һәм елдан-ел катнашучылар саны арта бара. Быел Русиянең 60ка якын төбәгеннән 950 дин әһелләре катнашты. Ачык сөйләшү булды, беркемне дә сүздән тыймадылар, төрле фикерләр яңгырады. Кайберәүләрнең шелтәләре дә ишетелде. Төрле җитәкчелек астында эшләүче дини идарә вәкилләренең бергә сөйләшүе зур адым. Мәсәлән, Магаданда мәчеткә дип ике тапкыр җир бирелеп, аның ике тапкыр кире алынуы әйтелде. Магадан имамы бу хакта сөйләгәч, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Мәскәүдән килгән җитәкчедән моның сәбәпләрен сорады. Шундый кайбер мәсьәләләргә урында ук игътибар юнәлтелде.

Мәскәү вәкиле моңа нинди җавап кайтарды, чөнки Воронеж һәм башка төбәкләрдә дә бу проблема барлыгы әйтелде?

– Мәскәү Кремленнән Баринов дигән кеше катнашты. Ул "бу мәсьәләгә игътибар җәлеп итәчәкбез, үзәкләштерелгән дини идарәләр эшли, Тәлгать хәзрәтнең дә, Равил хәзрәтнең дә җитәкчелек белән турыдан күрешү мөмкинлекләре бар, менә алар аркылы бу мәсьәләләр турында мөрәҗәгатьләр булса, әлбәттә без аны игътибарсыз калдырмаячакбыз һәм җирле җитәкчелеккә бу мәсьәләдә ярдәм итәргә кирәклеге турында хәбәр итәчәкбез" дип әйтте.

Тәлгать хәзрәт, Равил хәзрәт дигәндә без еш кына бер мөфтиятнең икенче мөфтияткә каршы куелуын күрәбез. Бу хакта сүз булдымы? Равил хәзрәтнең җыенга килмәве дә төрлечә бәяләнде?

– Равил хәзрәтнең килмәве Кавказда – Ингушетиядә бер чарада катнашкан дип әйтелде. Бу – аның үз карары. Чыннан да, бу мөфтиятләр тарткалашуы турында мәгълүмат кырына багышланган секциядә сүз булган дип ишеттем. Мин үзем хәләл индустрия һәм мәхәлләгә багышланган секцияләрдә катнаштым.

Сулда Әлбир Крганов
Сулда Әлбир Крганов
Интернетны гайбәт китабына әйләндермәү, мөфтиятләрнең бер-берсен хурлап, яманлап кеше көлдермәү турында сөйләшүләр булган. Урыс чиркәве чит илдә үзенең структуралары белән кушылып бергә эш итә, безгә дә бердәм эш алып барырга кирәк. Мин аны булыр дип өмет итәм. Халык та бу тарткалашудан туйды. Тәлгать хәзрәт тә бу зур форумга кадәр мөфтиләрнең аерым утырышын булдыруны тәкъдим итте.

Аннары тагын бер тәкъдим: берләштерә торган бер үзәк булганга, Русия мөселманнарын, бигрәк тә татар-башкортларны берләштереп тора торган Болгар мөфтиятен булдыру әйтелде. Анда теләгән оешмалар турыдан-туры кереп, кайберәүләргә "ассоциированный әгъза" буларак керергә дә мөмкинлек булыр. Ләкин бердәм фикер белән милләткә, халыкка, дәүләткә дә ярарлык итеп хезмәт итик дигән күркәм тәкъдимнәр булды. Аны безгә уйларга кирәк.

Аның җитәкчесе кем булачак?

– Баш мөфти хәзрәт бит инде шәйхел-ислам итеп сайланган. Эш бит җитәкчелектә түгел, эш – тупланып киңәшә башлауда. Ә аннары инде вакыт күрсәтер.

Болгарда куелачак барс сыны мөселманнар арасында каршылыкны арттырмасмы?

– Җыелышта чит илләрдән дә килгән кунаклар бар иде. Ислам конференциясе оешмасыннан да, Төркиядән дә, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан һәм башка чит ил галимнәре дә булды. Алардан безнең галимнәр инде бу хакта сорап-сорап куйдылар. Сын мәчет тирәсендә булмый, ә җир республика карамагында, шуңа республика җитәкчелеге, бигрәк тә Шәймиевнең дәүләт киңәшчесе буларак дәрәҗәле кеше булуы сәбәпле, дин әһелләре “сез аны куярга тиеш түгел” дип бик каты басым ясый алмыйлар шикелле күренә. Без аны йөрәгебез белән кабул итмәсәк тә, шәригать буенча без сайланып куелган җитәкчеләргә, баш мөфтигә итәгать итәргә тиешбез.

Бөтенрусия татар имамнары җыеныннан күренешләр

XS
SM
MD
LG