Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

«Миллионнар маршы»нда «Ирекле Русия манифесты» кабул ителде


Мәскәүдә оппозициянең «Миллионнар маршы» чарасында «Ирекле Русия манифесты» кабул ителде. Анда Конституциягә үзгәрешләр кертү, вакытыннан элек парламент сайлавы үткәрү, президент сайлау нәтиҗәләрен кире кагу турында сүз бара.

Митинг вакытында ил җитәкчелеген эштән җибәрү, сәяси тоткыннарны азат итү, цензураны бетерү таләпләре яңгырады һәм урам чаралары турындагы канун да тәнкыйтьләнде. Чыгыш ясаучылар арасында Сергей Удальцов, Борис Немцов, Михаил Касьянов, Дмитрий Гудков, Евгения Чирикова да бар иде. Удальцовка һәм Немцовка бу митинг вакытында Сазлык мәйданында булган тәртипсезләргә күрә Тикшерү комитетына сорау алуга килергә дигән кәгазь тапшырылды.

Полиция белдерүенчә, «Миллионнар маршы»на 20 меңләп кеше чыккан. Оппозиция бу чарада 50 меңгә якын кеше катнашуын әйтә.

Русиянең башка шәһәрләрендә, Петербур, Томски, Сарытау, Красноярски, Казанда да Мәскәүдәге «Миллионнар маршы»на теләктәшлеп белдереп чаралар үтте.

XS
SM
MD
LG