Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторлар төркеме Джексон-Вэника төзәтмәләрен үзгәртергә чакыра


АКШ сенатына сишәмбе көнне Русия һәм АКШ арасындагы сәүдәне чикли торган Джексон-Вэника төзәтмәләрен үзгәртү һәм Русия белән сәүдәне җайга салу канун өлгесе кертелгән.

Әлеге канунны тәкъдим иткән бер төркем сенаторлар Русиягә АКШның “даими сәүдә хезмәттәшлеге” статусын бирергә чакыра. Бу Русиягә экспорт күләмен арттыруга һәм яңа эш урыннарын булдыруга ярдәм итәчәк.

Канун өлгесе башында торган сенатор Джон Маккейн шул ук вакытта кеше хокукларын бозуга катнашлыгы булган Русия түрәләренә каршы чикләүләр кертү турындагы “Магнитский канунын” да хупларга чакырды.

Джексон-Вэника төзәтмәләре кеше хокуклары кысылуы сәбәпле “салкын сугыш” вакытында СССР белән сәүдәне чикләү өчен кабул ителде.
XS
SM
MD
LG