Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:41

"Кызган таба" тапшыруының бүгенге кунагы – Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов. Җырчы белән күрешеп, аңа берничә сорау бирдек.

Күп җырчылар катнашкан тамашаларга нинди хис-кичерешләр белән киләсез? Гадәти эшме, әллә инде яңа йөзләр, кызыклы кешеләр күрермен дип уйлыйсызмы? Барс Медиа ширкәте "сезон ябылды" ди, сезнең өчен дә шулаймы бу?

– Яшьләр өчен шушы туплам “солянка” тамашасы өчен бәлки сезон ябылгандыр. Ләкин бу безнең концертларга кагылмый, алар ел буе дәвам итә. Үзебезнең төркем белән күбрәк көзен, кышын, язларын күчмә концертлар оештырабыз. Җәен Сабантуйларга, юбилейларга күп чакыралар. Аллага шөкер, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар күп, алар һәрвакыт безне сагынып көтеп алалар. Барс Медиа ширкәте шоу-тамашаларны даими оештыра, күрәсез, кайвакыт без дә аларда катнашабыз.

Сез алар белән даими элемтәдә торасызмы?

– Әйе, без Барс Медиа белән дуслар.

Барс Медианы татар эстрадасын тартып баручы ат белән чагыштыралар. Сез аларның эшчәнлеген ничек бәялисез?

– Шоу-бизнеста алар берсүзсез алдынгылыкны алды. Бөтен кеше дә җитәкче була алмый, кемдер җитәкләргә, алып барырга тиеш. Татар эстрадасының алга баруын телим.

Без дә әле картаерга җыенмыйбыз, халкыбызның игътибарын тоябыз. Быел юбилей елыбыз, зур сәхнәгә чыгуыбызга 25 ел булса да, яшьрәк күренү ниятеннән 20 ел дип куйдык. Инде Себер, Урал, Башкортстан төбәкләрендә, республикабыз районнарында концертларыбыз узды.

Соңгы концертларыгыз кайда булды?

– Чиләбе, Урал төбәкләреннән башлап, Себернең Ноябрски Төмән, Сургут шәһәрләрендә.

Сез булган төбәкләрдә татарлар ничек яши, телләрен онытмаганнармы?

Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова

Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова

– Татарча сөйләшәләр. Чын күңелдән татар концертына килгәннәр, үзләре белән балаларын да алганнар. Тамашачыларыбыз олыгая дип борчылган идек, соңгы гастрольләрдә Зәйнәп белән сөенеп кайттык, концертыбызга килүчеләр арасында яшьләр дә бар. Димәк, безнең татар әле юкка чыкмаячак. Берүк шулай булсын, җыр-моң, әдәбиятыбыз, китаплар, язучы-шагыйрьләребез, милли җанлы журналистларыбыз булса, телебез дә милләтебез дә яшәр, илебез дә булыр.

Милләт, тел хакында соңгы вакытта еш сөйлиләр, татар телен мәктәптә түгел, балалар бакчасында, гаиләдә өйрәтергә кирәк диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме? Гомумән, җырчылар татар теленә мәхәббәт уята аламы?

– Әлбәттә. Мәгънәле җырларны язу гына түгел, аларны тиешле итеп сәхнәгә алып чыга белсә, җырчы телгә мәхәббәт уята ала. Ул үзенә күрә бер тәрбияви чара булып тора. Без Зәйнәп белән киләчәк буынны тел өлкәсендә тәрбияләүдә үз өлешебезне кертәбез дип горурланып, курыкмыйча әйтә алам.

Тел дигәннән, беренче чиратта ул гаиләдә булырга тиеш. Нишләп соң Америкада, Финляндиядә, Кытайда үз телләрендә аралашалар? Димәк, анда гаиләдә сөйләшәләр. Төп тамыр – гаилә.

Сезнең балалар татарча сөйләшәме?

– Рәхәтләнеп, урысчасын да, инглизчәсен дә, татарчасын да. Иң элек татарча, соңыннан калганнары.

Сез интернет белән дусмы?

– Балалар белән карыйм. Үзем казынып утырмыйм. Мин реаль кеше, шул рухта тәрбияләндем, реаль тормышта яшәргә яратам. Каяндыр язышып интернет аша танышуны аңлый алмыйм. Бәлки иске карашлы кешемендер, ничек бар шулай инде. Балалар исә алдынгылар, замана яшьләре, алар белән бергәләп төрле өлкәдәге яңалыкларны карап барырга тырышам.

Иҗтимагый-сәяси вакыйгаларда катнашасызмы?

Зөфәр Билалов Фәрит Таишев белән

Зөфәр Билалов Фәрит Таишев белән

– Катнашырга мөмкинлек бар, тик мин тамырым, үзәгем белән ул өлкәгә керә алырмынмы икән дигән сорау белән яшим. Сәясәткә бармыйсыңмы дигән тәкъдимнәр булды. Белмим, миңа кирәк микән ул?

Мәсәлән, җырчы Айдар Галимов Башкортстанда депутат булды?


– Димәк, аның эстрадага килгәндә үк уй-башы шунда булган. Дөресен генә әйткәндә, җырчының сәясәте ул – җыр. Һәр кешенең үз урыны булырга тиеш. Булдыра ала икән, афәрин дип кенә әйтәм.

“Җырчыларның ыштаннарын салдырмагыз”

Мәскәү телеканаллары җырчыларның эчке тормышларын, байлыкларын күрсәтеп тапшырулар ясый. Әгәр татар җырчыларын да шулай төшерә башласалар, сез ни дияр идегез?

– Бу темага озак сөйләшергә була. Безнең татар менталитеты белән урысныкы аерыла. Аларны чагыштыру мөмкин дә түгел. Милләттәшләребез аны аңламаячак. Әйтәм бит, бу четерекле мәсьәлә. Урысларга бәлки килешә торгандыр, тик безгә килешми. Мактану, әшәкелек кебек килеп чыга. Матур гына итеп гаилә тормышы турында, “Адәм белән Һава” тапшыруы кебек эшләргә була. Әле анда да артык эчкә кереп кителә. Минем яраткан сүзем бар: “Җырчыларның берүк ыштаннарын салдырмагыз инде. Кигән килеш кенә матур итеп күрсеннәр”.

Сез шаяртырга яратасыз. Юмор хисе көчле кебек?

– Табигатем шундый, оптимизм яратам. Ләкин төрле вакыт була, ялгыз гына калырга теләгән чаклар да бар.

Авыр, киеренке вакытларда үзегезне ничек тынычландырасыз?

– Өйдә берәр бушаган җиһазларны ныгытам, кагасын кагып, күтәреп куям. Савыт-саба юам яки ашарга пешерәм. Хәзер телевизорда каналлар күп, мелодрама рухындагы кино карыйм.

Буш вакытта җыр язмыйсызмы?

– Уникеләп җырым бар. Зәйнәп тә җырлады, үзем дә башкардым. Тик җиде-сигез ел язган юк инде, илһам китеп торды. Алла боерса, кире кайтыр әле. Язучылар күп бит, җырлар бихисап. Булган җырларны сәхнәгә чыгарырга кирәк.

Сезнең шәкертләр бармы, яшь җырчылар тәрбиялисезме?

Илназ Баһ һәм Зөфәр Билалов

Илназ Баһ һәм Зөфәр Билалов

– Безнең төркемнән биш-алты яшь җырчы чыкты, ләкин күбесе зур сәхнәдә күренми. Гомумән, укытучылыкка бик җитди карыйм. Үзем консерваторияне, мәдәният һәм сәнгать университетын бетергән кеше. Мин бик таләпчән, үземә дә башкаларга да. Гастрольдән кайткан арада гына укытып алуны дөрес дип санамыйм. Аның өчен гел шуның белән генә шөгыльләнергә кирәк. Кайбер артистларның укытуы – укыту микән әле ул? Яшьләр кемгәдер ошап җырлап киләчәкләрен генә бетерәләр. Укытмыйм инде, укытмыйм. 1993 елда мәдәният һәм сәнгать университетына эшләргә дә чакырганнар иде. Ләкин безнең гастрольдә йөрисе килде. Элек тә күп йөрдек, бүген дә, яшәсен җырыбыз, милләтебез.

Сез мәдәниятнең бүгенге хәлен ничек бәялисез? Әлеге өлкәдә җитәкчеләр алмашынды, яңа кешеләр килде?

– Мәдәният тормышына комачауларга гына кирәкми, ул үзе юл таба, үзен-үзе алып бара. Тимерне кыздырып, сандалга куеп чүкеч белән суккандагы кебек чүпләре коела бара, ә иң яхшылары сакланып кала. Гомумән, кирәклеләр, энҗе бөртекләр хәзер дә бар һәм киләчәктә дә булачак. Шуңа күрә килсеннәр, эшләсеннәр, маташсыннар, иң шәбе калачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG