Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сүрия ватандашлар сугышы хәлендә


БМО тынычлык саклау бүлеге башлыгы Эрве Ладсус, Сүрия ватандашлар сугышы хәлендә, дип белдерде.

“Көч куллануның артуы низагның тирәнәя баруын күрсәтә”, диде БМО вәкиле. Аның сүзләренә караганда, Сүрия хакимиятләре берничә шәһәр һәм илнең шактый гына җирен югалтты һәм оппозиция белән сугышып аны кире кайтарырга тели.

Узган атнада БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Сүрия “ватандашлар сугышына якын” дип белдергән иде.

Сүрия тышкы эшләр министрлыгы исә илдә сугыш барганын танымый, “хакимиятләр террорчыларга каршы көрәш” алып бара, дип белдерә.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Русияне Сүрия президенты Башар Әсад көчләре өчен боралаклар җибәреп низагны тирәнәйтүдә гаепләде. Дәүләт департаменты бу мәгълүматнең чыганагын хәбәр итүдән баш тартты. Мәскәү дә моңа реакция белдермәде. 1 июньдә Берлинга булган сәфәре вакытында Русия президенты Владимир Путин, “Русия Сүриядә ватандашлар арасында сугышта кулланыла алырлык корал җибәрми”, дип белдергән иде.

Сишәмбе көнне Сүриянең Әл-Һаффа шәһәрендә БМО күзәтүчеләренә һөҗүм булды, аларның машиналарына ташлар атылды. Оппозиция бу һөҗүм өчен режимны яклаучыларны гаепли. БМО күзәтүчеләре 7 июньнән бирле артып киткән көч куллану сәбәпләрен тикшерер өчен килгән иде.

Лондонда урнашкан Сүриядә кеше хокукларын күзәтүче оешма мәгълүматларына караганда, сишәмбе көнне Сүриядә кимендә 72 кеше һәлак булды. 15 ай элек башланган кораллы низагта барлыгы 14100дән артык кеше үлде, дип хәбәр итте Лондондагы хокук яклаучылар.
XS
SM
MD
LG