Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Польша: Җанатарлар сугышыннан соң уен солых белән бетте


Русия-Польша уеныннан бер күренеш
Русия-Польша уеныннан бер күренеш
Euro 2012 бәйгесендә сишәмбедә А төркемендә икенче тур уеннары үтте. Беренче турда Чехияне тар-мар иткән (4-1) Русия бу юлы Варшауда кыр хуҗалары – Польша белән уенны тигез нәтиҗәгә тәмамлады (1-1).

Алан Дзагоев бу уенда беренче сары карта алды
Алан Дзагоев бу уенда беренче сары карта алды
Тупның беренчесе Польша капкасына 37нче минутта Алан Дзагоев башыннан очып керде (1-0). Чехларга да нәкъ шундый ике матур туп аткан Алан хәзер туп атучылар арасында беренче урында бара (өч туп).
Русиянең һолландалы тренеры Дик Адвокат уң як һөҗүмче итеп Марат Измайлов урынына осетин егете Алан Дзагоевны чыгарып дөрес эшләгән булып чыкты. Иншалла, татар егетенә дә чират җитәр дип өметләник.

Поляклар озак көттермәде. 20 минут үтүгә Якуб Блашчиковски 30 метр чамасы ераклыктан тибеп хисапны 1-1 итте.

Бу уен алдыннан Варшау урамнарында Русия һәм Польша җанатарлары арасында чуалышлар булды.

12 июнь – Русия көне булуын искә алып Варшау рәсмиләре Русия җанатарларына йөреш үткәрергә ризалык биргән.

Шәһәр рәсмиләре җанатарларны тәртип сакларга үтенгән, Русиянең җанатарлар берләшмәсе башлыгы бу йөреш сәяси гамәл түгел дип ышандырган.

Ләкин Русиягә карата тискәре хисләр белән сугарылган илдә моның ише чуалышлар кабыну өчен бер очкын җитә.

Вистула күперенә җитәрәк Русия һәм Польша җанатарлары үзара талаша, кыйнаша башлаган. “Русия – фахишә”, “Кызыл чүп савытына урак-чүкеч белән бәр” дигән шигарләр ишетелгән.
Варшауда Русия һәм Польша җанатарлары сугышты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

Чуалышлар нәтиҗәсендә кимендә 20 кеше җәрәхәтләр алган, 180нән артык кеше тоткарланган.

А төркемендә киләсе уеннар 16 июнь көнне үтәчәк. Русия белән Греция, Польша белән Чехия уйный. Төркемдә беренче-икенче урыннарны алган такымнар чирек-финалга чыга.
XS
SM
MD
LG