Accessibility links

Кайнар хәбәр

Euro 2012: нәтиҗәне хайваннар "әйтәчәк"


Фред кушаматлы көзән Euro 2012 бәйгесе нәтиҗәләрен алдан "әйтеп" торачак
Фред кушаматлы көзән Euro 2012 бәйгесе нәтиҗәләрен алдан "әйтеп" торачак
8 июнь җомга көнне Европа футбол беренчелеге башлана. Дүрт елга бер уза торган бу бәйге футбол сөючеләрдә зур кызыксыну уята. Бер ай буе барачак тамашаны йөзләрчә миллион кеше карар дип көтелә.

Euro 2012 берьюлы ике илдә – Польша һәм Украинада уза. Чемпион исеме өчен сайлау иләге аша үткән 16 илнең җыелмасы катнаша. Җиңүче 1 июль көнне Киевта үтәчәк финал уенда билгеләнәчәк.

Кем чемпион булыр? Бу сорауга белгечләр төрле фаразлар китерә. Иң еш телгә алынганнар арасында хәзерге чемпион – Испания, шулай ук Германия, Англия, Франция җыелмалары бар.

Футбол нәтиҗәләрен фаразлау эшенә хәтта хайваннар да җәлеп ителә.

2010 елда Көньяк Африкада үткән дөнья беренчелегендә Пауль кушаматлы сигезаяк нәтиҗәләрнең күбесен алдан әйтеп бар дөньяны шаккаттырган иде. Шул чемпионаттан соң ул дөнья куйды.

Быелгы бәйгедә Пауль эшен берьюлы берничә хайван давам итмәкче. Алар арасында аерым бәйге булыр сыман. 2012 елның "күрәзәче" хайваны исеменә дәгъвачылар белән таныштырабыз:

1. Хряк кушаматлы дуңгыз

Euro 2012 бәйгесенең һәр уены алдыннан бу дуңгыз алдына ашамлык салынган ике савыт куелачак. Савытларга уйныйсы илләрнең әләме ясалган булачак. Хряк сайлаган савыт (ил) җиңәр дип көтелә. Борылып китсә, уен тигез нәтиҗәгә бетә дигән сүз. Салынган фаллар туры килерме, юкмы – әйтүе кыен, ләкин чемпионат дәверендә Хрякны тотып суймаслар дигән өмет бар. 5 июнь көнне бу дуңгыз Киевта халыкка күрсәтелде.
Euro 2012 нәтиҗәләрен дуңгыз фаразлаячак
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:47 0:00

2. Фред кушаматлы көзән

Харьков каласы башкала Киевтан калышырга теләми. Анда да үзләренең күрәзәче хайваннары бар – Фред кушаматлы көзән. Һәр уен алдыннан аның алдына да ашамлык салынган ике савыт куелачак. Фред сайлаган савыт (ил) җиңәр дип көтелә.
Euro 2012 нәтиҗәләрен көзән фаразлаячак
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

3. Читта кушаматлы фил

Euro 2012 бәйгесен оештыручы икенче ил, Польшаның да үз күрәзәчесе бар – Краков зоопаркында яшәүче Читта кушаматлы фил.



"Күрәзәче" хайваннар башка илләрдә дә бар. Германиядәге Сисси кушаматлы эт һәм Англиядәге Никола кушаматлы лама күптән түгел Европаның чемпионнар лигасы җиңүчесен дөрес фаразлады.

Русиянең дә үз "күрәзәчесе" бар икән – Харук кушаматлы болан. Коми башкаласы Сыктывкар шәһәрендәге бу болан Русиянең ярымфиналга чыгачагын "фаразлаган" диләр.

Хөрмәтле укучылар, ә сез Euro 2012 бәйгесендә кем җиңәр дип уйлыйсыз? Әйдәгез, фаразлап карыйк. Тавышыгызны шушы биттә бирә аласыз.
XS
SM
MD
LG