Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты журналистларга ачыкмы?


Миңнеханов "Булгария" фаҗигасе вакытында журналистлар һәм корбаннарның туганнары белән аралаша. 11 июль 2011
Миңнеханов "Булгария" фаҗигасе вакытында журналистлар һәм корбаннарның туганнары белән аралаша. 11 июль 2011

Май аенда Татарстан президенты мәгълүмат киңлегендә фикер белдерүе, интернетта аралашуы белән 59нчы урынга тәгәрәде. Журналистлар арасында Миңнехановны һәм аның матбугат хезмәтен ачык дип бәяләүчеләр дә, бөтенләй ябык эш йөртә дип белдерүчеләр дә бар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның мәгълүмат чараларына фикер белдерүе, яисә аның әйткән сүзләрен сылтама итеп китерү һәм шулай ук “Җанлы журнал”, Твиттер аша аралашуы май аенда кискен рәвештә кимеде. Апрель аенда Татарстан президенты Русиядәге бөтен төбәк җитәкчеләре арасында медиа-рейтингта үзенең мәгълүмати ачыклыгы белән 29нчы урында иде. Русиянең мониторинг хезмәте һәм “Бәйсез сәяси тикшеренүләр институты” китергән хисапка күз салсак, май аенда Миңнеханов 59нчы урынга чигенгән.

“Коммерсантъ”ның Казандагы интернет сәхифәсе баш мөхәррире Руслан Сираҗетдинов Миңнехановның соңгы вакытта аралашмаска теләве сизелгәнен әйтә.

“Элегрәк Миңнеханов әфәнде аралаша иде. Мин Твиттерга карап бәя бирә алам, ул үзен укучылар белән рәхәтләнеп бәхәсләшә, үз фикерен белдерә, җәмәгатьчелек сорауларына итәгатьле итеп җавап бирә иде. Якынча, бер ай чамасы дип әйтимме, аның бу активлыгы кимеде. Хәзер турыдан-туры аралашу юк дип әйтерлек”, ди Сираҗетдинов.

Ни сәбәпле президент үзгәргән соң? Мәскәү өстән күрсәтмә биргәнме? Әллә башка бер-бер сәбәп бармы? Сираҗетдинов: “Мин сәбәбен әйтә алмыйм, бәлки аның үзенең шәхси сәбәпләре бардыр”, ди.

Президентның матбугат хезмәтенә килгәндә, Сираҗетдинов аның эшчәнлеген уңай бәяли. Ниндидер чикләүләр булуга карамастан, барыбер җавапсыз калмаганнарын әйтә. Саллырак басмаларның, җитәкченең матбугат хезмәтен әйләнеп үтеп, президент аппараты тирәсендә, хөкүмәттә мәгълүмат белән ярдәм итәрдәй үз кешеләре булуны да кире какмый ул.

Эре ширкәтләр президент аппаратына караганда ачыграк

“Эхо Москвы”ның Казан бүлегендә мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Сергей Магданов та үткен журналистларның президент тирәсендә кемедер булуны раслый. Магданов журналистларга да, халыкка да, президентка да яхшы булсын өчен төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте кайбер эре коммерция ширкәтләренеке кебек эшләргә тиеш дигән фикердә.

Сергей Магданов
Сергей Магданов
“Иң яхшысы ничек булырга тиеш дигәндә, журналистларда нинди дә булса сорау туган вакытта, президент матбугат хезмәтеннән моны чишүгә теләк булырга тиеш. Әгәр без коммерция оешмаларын алсак, алар да шундый ук оешма бит, аларның кайберләре журналистларның бөтен сорауларына шунда ук җавап бирә. Алар җавапның үзләренә файдага гына булачагын аңлый. Ачык булу аларның дәрәҗәсе үсүгә китерәчәген яхшы белә. Безнең хакимият тә әнә шулай эшләргә тиеш. Ватандашлардан салым җыючы һәм аны бүлүчеләргә булган һәр сорау һәм аңа җавап, бу очракта сүз Казан кирмәне, йә булмаса Мәскәү кремле вәкилләре турында бара, алга таба аларның дәрәҗәсенә йогынты ясаячак”, ди Магданов.

“Эхо Москвы” вәкиле, гомумән алганда, Миңнехановны һәм аның матбугат хезмәтен журналистларга да һәм шулай ук гади халыкка да бик үк булмаса да ачыграк дип бәяли.

Президент мәгълүмат чараларында күренүне максат итми

“Безнең гәҗит”нең шеф-редакторы Искәндәр Сираҗи элекке президент белән чагыштырганда Миңнехановның үзен PRларга яратмавын әйтә.

“Безнең президент хәзер бик PRлана торган кеше түгел. Үзен сәясәтче буларак түгел, ә хуҗалыкчы буларак тота. Эшләгән эше дә күбрәк хуҗалык өлкәсенә карый. Сәяси уеннар уйнарга да, матбугатта артыгын күренергә дә атлыгып тормый. "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Республика Татарстан" кебек хөкүмәт газетларының беренче бите аның рәсемннән башка чыкса, ул үпкәләмәстер дип уйлыйм. Көн саен бөтен яңалыкларда өчәр-бишәр тапкыр күренмәсә дә, үпкәләмидер дип уйлыйм. Элекке президент Миңтимер Шәймиев белән чагыштырганда, ул бу мәсьәләгә лояль карый.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи
Әмма башка журналистлар һәм язучылар аңа мөрәҗәгать итсә, ул Шәймиевкә караганда күпкә ачыграк булып чыкты. Аның килгәненә күп түгел, әмма эшләгән эше күренә. Ул татар, татарлык, тел һәм дин турында сөйләшүдән тайпылмый һәм гаетләрдә килеп намаз укый. Моны Шәймиев беркайчан да эшләми иде. Миңнеханов мәчеткә кереп намаз укып чыгып китүне ниндидер тыелган гамәл итеп карамый.

Безнең Татарстанда шундый әйбер бар - әгәр илбашы бар икән, аны 77 тапкыр яңалыкларда көн саен күрсәтү һәм бөтен газет битләрендә тышлыкка чыгару кирәк. Мин беләм, ул тышлыкта үзе булмаса, элеккеге аппарат җитәкчелеге гел: "Ни өчен анда Шәймиев юк?" дип әйтә иде. Хәтта кемне куярга икәнлеген әйтеп, күрсәтмә биреп тору да бар иде. Хәзер бу күп газетларда һәм яңалыкларда юк. Күп кенә гәҗитләрдә һәм яңалыкларда аның һичшиксез булуы, минем аңлавымча, хәзер шарт итеп куелмый”, ди Сираҗи.

Матбугат хезмәте аппаратчылыкны сайлады

“Вечерняя Казань” газетында сәясәт турында язучы журналист Марина Юдкевич Миңнехановның медиада ачык булуы дәрәҗәсенең түбән тәгәрәвен гадел бәя дип әйтә. “Миңнеханов кеше буларак та, президент буларак та ачык түгел”, ди ул.

Марина Юдкевич
Марина Юдкевич
“Мин журналист буларак Миңнехановның эшчәнлеген күптән күзәтеп барам. Ул ачык булыр дип өметләнмәдем. Кеше буларак Шәймиев үзенең эчке дөньясы белән ачыграк иде. Башта Миңнехановның матбугат хезмәте, мәгълүмати ачыклыкка килгәндә, үзен һөнәри яктан яхшырак итеп күрсәтер дигән өмет булган иде. Әмма аппарат ысулы яклылар җиңде. Алар президентның матбугат хезмәтенә урыннарының кайда икәнен күрсәтте.

Миңнехановның матбугат хезмәте ул премьер-министр булганда башкарачак эшли иде. Аппаратларны кушкан вакытта бу мәсьәләгә глобаль аппаратча якын килү җиңде. Нәтиҗәдә без бүген булганга ия. Миңнехановка ябык булу рәхәт. Минемчә ул ябык булуның нигә кирәген дә аңламый кебек”, ди Марина Юдкевич.
XS
SM
MD
LG