Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе шикаятьләрне кабул итү тәртибен кырыслата


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе биш илнең, шул исәптән Русиянең дөрес төзелмәгән шикаятьләрен кире кагачак. Һәм алар кире кабул ителмәячәк.

“Коммерсантъ” язуынча, әлеге юл белән мәхкәмә үзендә күп җыелган бер төрле шикаятьләр саныннан арынмакчы була. Мәхкәмәдә эшләүче Русия юристлары хәзер Европа мәхкәмәсенә үтеп керү бары бик азларга гына мөмкин булачак дип саный.

Басма язуынча, мәхкәмәдә иң күп шикаятьләр Русиядән җыелган.
XS
SM
MD
LG