Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Бастрыкин Соколовка янау турындагы мәгълүматны ялган дип атады


Русия тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин «Новая газета» баш мөхәррире урынбасары Сергей Соколовка янавын кире кага.

«Известия» газетасы сәхифәсендә басылган әңгәмәдә Бастрыкин чыннан да«оятсыз» һәм «ямьсез» тәнкыйть мәкаләсенә бәйле журналист белән низаг чыгуын таныды, әмма ул Соколовка янавын кире кага.

"Новая Газета" баш мөхаррире Дмитрий Моратов сүзләренә караганда, узган атнада Кабарда-Балкар республикасы башкаласы Нальчикта вакытта Бастрыкин 2010 елда Кавказда 12 кешене үтергән җинаятьчел төркемне табып җәзага тарттырмауда аның гаепле булганы турында "Новая газетада" чыккан мәкаләгә ризасызлык белдергән һәм Соколовка үлем белән янаган. Мәскәүгә кайткач та Соколовны билгесез кешеләр урманга илтеп ташлаганнар, диде Моратов.

Бу гаепләүләргә җавап итеп Бастрыкин “Новая газета”ның шундый ялганга төшүен күз алдына да китерә алмавын әйтә.

XS
SM
MD
LG