Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

21 июньдә "Алтын Урда" дип аталган яңа хәрәкәт үз эшен башлый. Ул элекке Советлар берлегендә таралып яшәгән татарларны берләштерү максатыннан булдырыла.


Бүгенге көндә Алтын Урда үзен татар дип таныган һәм милләт өчен эшләргә әзер булган кешеләрдән гаризалар кабул итә. Җәйгә инде кайбер чаралар да планлаштырылган. Алар турында "Алтын Урда" хәрәкәте координаторы Илфак Шиһапов сөйләде.

Илфак әфәнде, бу хәрәкәтнең үзенчәлеге һәм максаты нәрсәдә?

– Татарларны берләштерү. Кайберләр төрле этнографик исемнәр белән атала. Әйтик, башкорт татарлары, ногай татарлары... Әмма без – бер халык. Үзләрен кумык дип йөрүчеләр алар шулай ук татарлар. Аларның телләре безнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый.

– Әлеге хәрәкәт интернетта эшләячәкме, даими җыелып торачаксызмы?

Илфак Шиһапов

Илфак Шиһапов

– Аерым да җыелачакбыз, интернетта да эшләячәкбез. Менә шушы ай-ай ярым дигәндә интернетта яңа сайт булдырабыз, төрлебез-төрле җирдә булганга интернет аша аралашу җиңелрәк. Ләкин бу интернет түгел, ә реаль хәрәкәт була. Хәрәкәтне башлап җибәрер алдыннан бер елга якын анда катнашырлык кешеләрне барладык. Һәрберсе белән күрешеп аралаштык.
Хәрәкәткә күреп белгән кешеләрне генә туплаячакбыз. Башта телдән булса да гариза алу, аннары очрашу, аннары конкрет максатларны аңлату, милләт өчен нәрсә эшли алу турында уйлашу карала. Икенче пункты – татарларның үзара ярдәмләшү системасын булдыру. Читтән татар кешесе укырга керергә яки башка максат белән Казанга килә икән, аны монда каршы алырлык кешеләр булырга тиеш, булдыра алганча ярдәм итү күздә тотыла.

Сез кешеләрне бер ел буе барладык дидегез, хәзергә хәрәкәткә ничә кеше керә?

– Әлегә 21 кеше, чөнки хәрәкәт турында кычкырып әйткәнгә әле 3 кенә көн. Чынлыкта ул үзенең эшен 21 июнь көнне башлый. Шул көнне координация шурасына кергән 4-5 кеше очрашып алабыз.

Ни өчен нәкъ 21 июнь көнне башларга булдыгыз?

– Ул борынгы бабаларыбызның олы көн дип җыен үткәрә торган көне булган.

Координацион шурага кергән кешеләр җыелачак дидегез. Ул җыелыш кайда булачак?

– Координация үзәгенең беренче җыелуы Башкортстанда булачак. Чөнки аннан бик актив татарлар катнаша. Һәм алар тормышка реальрәк карый. Хәзер төрле хәрәкәтләр, берләшмәләр бик күп, ләкин аларның күпчелегенең абсурд идеяләр күтәреп чыгуы безгә ошамый.

Сезнең хәрәкәтне алганда, эшне нәрсәдән башларга җыенасыз?

– Иң беренче итеп интернет сайт эшлибез, аңа инде заказ бирелде. Ә болай җәйгә план төзеп куйдык. Июль аена кечкенә генә корылтай җыю исәбе бар. Шулай ук балаларга татар тарихы китабы әзерлибез, ул төрле иллюстрация белән булачак. Хәрәкәтнең эше әкрен генә башланды да инде. Корылтай җыеп киңәшләшеп алмыйча да булмый.

Корылтайның програмы бармы инде?

– Програмы юк. Ул табигатьтә узачак. Мөслим районында үткәрергә җыенабыз. Ниндидер бүлмәләргә җыелып түгел, бабайлар вакытыннан калганча табигатьтә җыелып бәйрәм итеп киңәшләшеп уткәрергә уйлыйбыз. Пермь, Оренбур, Әстерханнан килер кешеләр бар, аларга да бер ял булыр иде.

Хәрәкәткә каршы килүчеләр булмасмы, ничек уйлыйсыз?

– Соңгы вакытта хәтта хөкүмәт тарафыннан да болгарчылык идеясе алга сөрелә башлады. Без моңа каршы. Хәрәкәтнең тууына да шул сәбәпче булды. Шул бер болгарчылык дип саташып йөрүче 300-400 кеше бардыр, алар каршы булырга мөмкин. Икенчедән, динчеләр каршы булыр, чөнки дингә бирелгән кешеләр хәрәкәткә якын китерелмәячәк. Аларның үз юлы, безнең үз юлыбыз. Бу дөньяви хәрәкәт.

Сезнең эш юнәлешегезнең берсе - Алтын Урда мирасын барлау. Моны ничек эшләргә уйлыйсыз?

– Безнең Алтын Урда чорыннан калган 200гә якын ныгытма-шәһәр урыннары бар. Җәйге програм нигезендә булдыра алган кадәр Татарстан, Оренбур, Самар, Башкортстан җирләрендәге Алтын Урда шәһәре урыннарын карарга, алардан калган кабер ташларны фотоларга төшерергә, археологлар белән бер җыентык әзерләргә җыенабыз.

Аннары Алтын Урда чорында татарларда яшәгән йолаларны барлау нигезендә филологлар, этнографлар, тарих институты белән берлектә тагын бер җыентык әзерләргә дип уйлыйбыз. Аларны чыгарырга инде иганәчеләр дә бар. Мирасны барлау шул булачак.

Безне хәзер Идел буена Казан тирәсенә генә "кысып" куярга телиләр, ә бүген Русия дип атала торган дәүләт ул – безнең дәүләт. Казан ханлыгы алынып 200 ел үткәннән соң да Алтын Урда чорында бирелгән хан ярлыкларын урыс дәүләт чын юридик документ буларак кабул иткән. Шуның нигезендә карарлар чыгарган. Бу үзе үк Русия дәүләтенең нигезендә Алтын Урданың ятканын күрсәтә. Без һич кенә дә бу илгә каршы түгел, сепаратистик идеяләр дә чыгармыйбыз. Безгә татарны шушы дәүләт эчендә югалтмаска, берләштерергә, яшәтергә кирәк. Әгәр бу дәүләт ниндидер сәбәпләр аркасында бетә икән, татар кире үзе аякка басып калырга тиеш.

Татар телен белү шарты куеламы?

– Әлбәттә, без эшне татарча гына алып барырга җыенабыз, ләкин әгәр дә кеше ниндидер сәбәпләр аркасында ана телен белми, әмма аны өйрәнергә теләге бар икән, аларга бернинди каршылык юк. Кешеләргә үзләрен Алтын Урда татары варисы дип тануы гына мөһим. Ә телне өйрәтәбез. Мисал өчен, башкорт теле дигән әйбер ул татар теленең бер диалекты, анда бернинди аерма юк. Кумыклар белән шулай ук барысын да аңлашабыз. Хәтта төньяк казакълар белән дә шулай ук. Һәркем үз диалектында сөйли, әмма бер-берсен аңлый.

Милләтнең мирасы бай, диалекталь сүзләрне барлап популярлаштырып әйләнешкә кертеп җибәрергә кирәк, чөнки ул да безнең мирас. Кайсыдыр сүз Татарстан җирендә кулланыштан төшеп калган икән, Башкортстанда яки Кавказда бар икән, аны киредән үзебезнең тел әйләнешенә кертү зарур. Татар әдәби теле дигән әйбер ул – бик тар әйбер. Казан арты сөйләменә нигезләнеп эшләнгән әйбер. Аннан башка да телнең байлыгы бик зур. Бу да мирасны барлауга керә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG