Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гражданнар активистлары Русия тикшерү комитеты башлыгының эшеннән китүен таләп итә


Мәскәүдә гражданнар активистлары Русия президенты идарәсенә тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинны эшеннән җибәрүне таләп иткән мөрәҗәгать тапшырды.

“Ак тасма” хәрәкәте координаторы Игорь Бакыев хәбәр итүенчә, хат авторлары фикеренчә, Бастрыкин җитәкчелегендә оешма сәяси нигездәге күп кенә җинаять эшләрен ачты. Мөрәҗәгатьтә аерым алганда Pussy Riot төркеме һәм «Башка Русия» хәрәкәте вәкилләрен җинаять эзәрлекләүләре турында әйтелә.

Алдагы көнне тикшерү комитеты башлыгының исеме “Новая газета” баш мөхәррире урынбасарына янау белән искә алынды. Соңрак тарафлар низагның хәл ителүен әйтте.
XS
SM
MD
LG