Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Известия” газетасы Татарстан президент атамасын үзгәртергә теләми дип язып чыкты


“Известия” газетасы төрле чыганакларга таянып Татарстан “аерым статус”ны югалтудан куркып президент атамасыннан баш тартырга теләми дип язып чыкты.

Шул ук вакытта Татарстан президенты бу атаманы үзгәртүгә тыныч каравын әйтә килә. Бу хакта ул әле бу көннәрдә генә узган “Татарстан” медиа-клуб утырышында да белдерде.

“2015 елга кадәр безнең әле вакыт бар. Без республика башлыгы өчен бик мәгънәле исем уйлап табарга тиеш. Әлегә тапмадык, әмма уйлыйбыз”, диде ул.
XS
SM
MD
LG