Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:43

Ислам мәдәният көннәре үтәргә тиешле Газни шәһәре төзекләндерелмәү сәбәпле бәйрәм анда үтмәс дигән борчылулар арта.

Киләсе елның Ислам мәдәният башкаласы булачак борынгы Газни шәһәрен төзекләндерү өчен әфган хөкүмәте дә, чит илләр дә шактый күп акча бирде. Әмма ай буе дәвам итәчәк ислам мәдәнияте көннәренә бер ел чамасы вакыт калып барганда ваемсызлык һәм иминсезлек аркасында бәйрәм булмаска да мөмкин дигән борчылулар арта бара.

Заманында Газни затлы итеп бизәлгән күпсанлы манаралары, зур китапханәләре һәм мәчетләре ныклы диварлар белән сакланган мәһабәт шәһәр, киң җәелгән империянең башкаласы, бөек ислам дәүләтенең һәм мәдәниятенең үзәге булган.

Әмма бүгенге Газнинең кыяфәтеннән аның кайчандыр көнчыгышта хәзерге Һиндстанның төньягын, көнбатышта Иранның бер зур өлешен үз эченә алучы бөек империя башкаласы булганлыгын чамалау һич мөмкин түгел.

Асылташ дигәнне аңлатучы Газни бүген сугышчылар тулган пычрак бер шәһәр кыяфәтендә. Халык курку эчендә яши. Шәһәрдә электр да, су тәэминаты да, канализация дигән нәрсә дә юк.

2007 елда Ислам мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы Газни шәһәрен 2013 елның Ислам мәдәният башкаласы итеп сайлаганда шәһәрнең борынгы купшылыгы торгызылыр дигән өмет туган иде.

Әмма мәдәният бәйрәме башланырга бер ел чамасы вакыт калып барганда ул өметләр инде тәмам сүнгән, ваемсызлык һәм иминсезлек сәбәпле бәйрәм үтми калмасмы дигән борчылулар арта бара.

Ислам мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы һәр ел саен өч шәһәрне Ислам мәдәният башкаласы итеп сайлый. Аларның берсе гарәп илләрендә, берсе Африкада һәм берсе Азиядә була.

Хәзер кайбер әфган рәсмиләре, әгәр дә Газнине 2013 елның августында башланып ай буе дәвам итәчәк бәйрәм чараларына әзерләү эшләренә өлгермәсәк, шәһәрдән бу вазифаны кире алырга мөмкиннәр дип борчыла.
Газнине ислам мәдәният башкаласы итеп сайлаганда хәлнең болай булачагын һичкем көтмәгән иде. Әфган хөкүмәте, башка чит илләр, ЮНЕСКО, АКШ Халыкара тәрәккыят идарәсе биргән акчалар белән төрле инфраструктура проектлары үсеп чыгар, күпсанлы эш урыннары ачылыр дип көтелгән иде.
Газнидә яшәүче журналист Әшрәф Гайрәт шәһәрне төзекләндерү проектларының һаман да башланмавы өчен үзәк һәм төбәк хакимиятләренең булдыксызлыгын гаепли.

“Кызганыч ки, соңгы берничә елда инде тәмамланган булырга тиешле күп кенә проектлар хәтта башланмады да. Бу проектларны гамәлгә ашыру өчен күп вакыт кирәк. Без өлгерә алмаячакбыз дип уйлыйм, чөнки бу проектларның күбесе әле башланмаган да”, ди Гайрәт.

Аның әйтүенчә, бу эшләргә иминлек булмау да комачаулый. Газни виләятендәге 19 районның бары өчесе генә хөкүмәт контролендә, калганнарында Талибан хакимлек итә, ди ул. Аның әйтүенчә, хәтта проектлар тәмамланган очракта да, иминлек җитмәү сәбәпле бәйрәмне Газнидә үткәрүдән баш тартырга мөмкиннәр.

Х гасыр императоры Солтан Мәхмүт Газнәви чорында чичәннәрнең һәм бар ислам дөньясында хөрмәтле голәмаларнең мәдәният үзәгенә әверелгән Газни каласының элекке матурлыгын өлешчә генә булса да кайтару өчен Әфганстанның мәгълүмат һәм мәдәният министрлыгы 65 проект тәкъдим итте.

Киләсе елның августында үтәчәк бәйрәм чараларына әзерлек кысаларында Газнидә һава аланы ачарга, 150 чакрым озынлыкта юллар салырга, электр станциясе төзергә, музее булган һәм мең кешене сыйдырышлы ислам мәдәнияте үзәген ачарга һәм бер йөзләп җимерелгән тарихи урынны төзекләндерергә җыеналар.

Газни виләяте башлыгы Мусахан Әкбәрзадә бу проектларның иминлек булмау сәбәпле тормышка ашырылмый калуын кире кага. Аның әйтүенчә, төп сәбәп төрле министлыклар бу проектлар өчен елына барлыгы 10 миллион доллар акча алган булса да, үзләренә бирелгән акчаларны тиешенчә куллана алмаган һәм шул сәбәпле акчалар кире Кабулга әйләнеп кайткан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG