Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

БМО күзәтүчеләре Сүриядәге эшен туктатып тора


Сүриядәге БМО күзәтүчеләре илдә көч куллану арту сәбәпле вакытлыча эшләрен туктата.

Төркем башлыгы Роберт Муд илдә канкоеш дәвам итү күзәтүчеләр эшчәнлеген куркыныч астына куя һәм аларның бурычларын үтәүгә аяк чала, диде.

Генерал эшнең “яңа боерык”ка кадәр туктатылуын әйтте. Associated Press агентлыгы бу карарны Сүриядәге солых урнаштыру планы барып чыкмауның яңа дәлиле дип атады.

XS
SM
MD
LG