Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә парламент сайлавы уза


Грециядә бүген вакытыннан алда парламент сайлавы уза. Илнең еврозонадагы киләчәге һәм Европадагы бурыч кризисы үсеше сайлау нәтиҗәсеннән тора.

Европа берлеге белән финанс ярдәм турында килешү тарафдарлары да һәм бу килешүгә каршы булучылар да җиңүгә өмет итә ала.

“Сириза” сул радикал блогы сайлауда җиңә калса кырыс экономияне күздә тотакан Европа берлеге килешүен кире кагып, бурыч кризисыннан котылу өчен яңа финанс ярдәм шартлары турында килешергә тырышачагын әйтә. Европа берлеге килешүен яклаучы “Яңа демоакратия” уң партия җитәкчесе Антонис Самарас бу очракта берлек партнерлары Грецияне еврозонадан чыгарга мәҗбүр итәчәк, ә илнең дәүләт валютасы – драхмага кире кайтуы авыр хәлләргә китерәчәк дип саный.

Ике ай элек узган сайлауда бер генә сәяси фирка дә хөкүмәтне формалаштыра алмады.

Европа берлеге башлыклары сайлау алдыннан Грецияне еврозонада калдыру турында чыгышлар ясады. Шимбә көнне Германия канцлеры Ангела Меркель Грециягә Европа берлеге килешүе шартларын үтәүче яңа хөкүмәт булдыру мөһимлеген әйтте.
XS
SM
MD
LG