Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә төрмәдәге янгында 13 кеше һәлак булган


Төркиянең көньяк-көнчыгышында төнлә чыккан янгында 13 кеше үлгән, тагын биш кеше җәрәхәтләр алган.

Шанлыурфа вилаяте рәсмиләре белдерүенчә, янгын ике тоткын арасында бәрелеш чыкканнан соң башланган.

Кайбер Төркия мәгълүмат чаралары тоткыннар янгынны протест сәбәпле чыгарган дип яза. Ләкин губернатор Җәләлетдин Гувенч ниндидер тәртип бозуларны кире кага.

Барлыгы төрмәдә меңгә якын тоткын үз җәзаларын үти. Алар арасында “Солых һәм Демократия” көрд тарафлы партиядән парламент вәкиле Ибраһим Айхан да бар. Җирле мәгълүмат чаралары ул зыян күрмәгән дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG