Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русиянең ДСОга керү мәсьәләсен тикшерәчәкләр


21 июнь көнне Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе төбәк һәм этномәдәни үзәге “Русиянең дөнья сәүдә оешмасына керүе: Идел буе өчен аның тәэсире” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырачак.

Татар-информ хәбәр итүенчә, аның максаты Русиянең дөнья сәүдә оешмасы таләпләренә җайлашуда килеп чыгарга мөмкин төбәк проблемнарын тикшерү.

Түгәрәк өстәл кысаларында Русиянең дөнья сәүдә оешмасына керүе Идел буе төбәкләре икътисады үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру, Идел буе төбәкләренә икътисади тәэсир итү, Идел буе төбәкләре халкы өчен социаль яктан тәэсир итү мәсьәләләре каралачак.
XS
SM
MD
LG