Accessibility links

Кайнар хәбәр

Euro 2012: Русия Грециягә абынды


Русия-Греция уеныннан күренеш
Русия-Греция уеныннан күренеш
Русия такымы Грециягә җиңелеп (0-1) Euro 2012 бәйгесеннән төшеп калды.

Шимбә көнне Европа футбол беренчелегендә A төркемендә соңгы уеннар үтте. Русия – Грециягә, Чехия – Польшага каршы уйнады. Соңгы турда көндәшләр “күрше уенның” нәтиҗәсен белмәсен өчен ике уен да берүк вакытта уйналды.

Уенның икесе дә 1-0 исәбенә тәмамланды. Чехлар – Польшаны, Греция – Русияне җиңде.

Нәтиҗәдә, А төркемендә беренче урынны Чехия, икенче урынны Греция алды, бу ике такым чирек-финалга чыкты.

Ә менә бәйгене зур җиңүдән (Чехиягә каршы 4-1) башлаган Русия такымы өченче урын алды һәм бәйгедән төшеп калды.

Соңгы уенда Русиянең һолландалы тренеры Дик Адвокат, ниһаять, Марат Измайловка да уйнап карарга мөмкинлек бирде. Ләкин уенның соңгы 10 минутына гына чыккан Марат әллә ни майтара алмады.
Русия-Греция уены мизгелләре



Якшәмбе кичендә B төркемендә дә соңгы уеннар уйналды. Бу юлы да ике уен да берүк нәтиҗәгә (2-1) тәмамланды. Көтелгәнчә, Германия Данияне җиңде. "Алман машинасы" әлегә бер югалтусыз бара һәм чемпионлыкка төп дәгъвачыларның берсе санала. Сүз уңаеннан, Азатлык укучыларының да күбесе (43.3%) шул фикердә.

Икенче уенда Португалия Нидерландны җиңде (2-1). Портулалларның ике тубын да Криштиану Роналду кертте. Беренче ике уенда күләгәдә йөргән Криштиану, ниһаять, үзенә хас уенны күрсәтә алды.

Шулай итеп, Euro 2012 бәйгесендә чирек финалда уйнаячак беренче дүрт такым билгеле булды. 21 июнь көнне Чехия белән Португалия, 22сендә – Германия белән Греция көч сынашачак.
XS
SM
MD
LG