Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:56
Башкортлар белән ара өзелә (Автономияле Башкортстан)

Башкортларның өченче корылтае 1917 елның 20 декабрендә (2 гыйнвар 1918) башланып, 1918 елның 4 (17) гыйнварында эшен тәмамлый. Корылтайда сүз кузгатылган төп проблемалар җир, рус мөһаҗирләре һәм эре җирбиләүчеләр мәсьәләләре була. Мөһаҗирләр белән эре җирбиләүчеләр эсерларны яклап чыга, алар исә башкортларга каршы сәхнәдә тора.

Большевиклар йогынтысы астындагы Советлар җирне дәүләтләштерү ысулын алга сөрүләре сәбәпле, шулай ук башкортларның таләпләрен кире кагалар.

Башкортчылар Милләт Мәҗлесе белән хезмәттәшлек итүдән дә еракта. Бу шартларда алар, патша режимын яклаучылар белән инкыйлабчылар арасында үз урыннарын ныгыту максатында, аерым башкорт армиясен төзү турында карар кабул итә.

Башкортлар, Оренбур мөселман гарнизоны ярдәме белән, шәһәрдәге Кәрвансарайны басып ала. Аларга Оренбурда ук үткәрелгән казакъ корылтае делегаты Сәит Газим Кыдырбаев һәм Коканд автономияле җөмһүрияте вәкиле Мостафа Чокаев кушылып, теләктәшлек белдерәләр.

Корылтайда түбәндәге кешеләрдән торган башкорт хөкүмәте төзелә:

  • Юныс Бикбов – рәис
  • Зәки Вәлиди – хәрби һәм эчке эшләр министры
  • Әмир Карамыш – хәрби министр урынбасары
  • Илдархан Мутин – финанслар министры
  • Габдулла Әдһәмов – мәгариф министры
  • Гаетбаев – авыл хуҗалыгы министры

Корылтайда автономияле Башкортстан игьлан ителә. Алдан ук төзелгән дәүләтнең ике проекты әзерләнә. Аларның берсе буенча (“Олы Башкортстан”) республикага Оренбур, Пермь, Самара губерналарының башкортлар яшәгән төбәкләре һәм Уфа губернасы керергә (тик Уфа губернасының бөтен шәһәр яки поселоклары да түгел), аның мәйданы 182,700 км2 булырга, халык саны 3,700,000 тәшкил итәргә тиеш була.

Исәпләүләргә караганда, болардан 2,300,000 мөселманнар (61%), 950 меңе руслар (28%) һәм 450 меңе (11%) башка милләт кешеләре була.

Проектны тәнкыйть итүчеләр Олы Башкортстанда халыкның 25 процентын татарлар тәшкил итә дип, моны кимчелеккә саныйлар. Өстәвенә, башкортлар үзләре дә “иcке” һәм “яңа” дигән ике төркемгә бүленә. Күренә ки, бу шартларда дәүләт халкының мотлак (абсолют) күпчелеге башкортлар була алмый.

Шул сәбәпле, икенче проект ягьни “Кече Башкортстан” өлгесе күбрәк яклау таба. Бу дәүләт үз эченә Уфа губернасының көньяк, көньяк-көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләре белән Оренбур һәм Пермь губерналарының башкортлар яшәгән төбәкләрен алырга, мәйданы 79,560 км2, халкы – 1,259,059 кеше, шуларның 900 меңе (72%) мөселманнар булырга тиеш дип исәпләнә.

Кабул ителгән карарны үтәү йөзеннән башкортлар армия төзү эшенә керешә. Оренбурдагы рус казаклары хөкүмәте башлыгы атаман Дутов белән килешү төзегәнлектән, төзеләчәк гаскәрдә хезмәт итәр өчен кайбер офицерлар Баймакка җибәрелә. Бер үк вакытта Үсәргән кантонында Самакин исемле байның аракы фабрикасы басып алына, аракысы сатылу нәтиҗәсендә казнага кергән 500,000 сум армия төзү өчен тотыла.

Башкортстан дәүләте игълан ителде дигән хәбәр бөтен төбәкләргә таратыла.

Яңа дәүләтнең чикләре Эчке Русия вә Себер мөселман төрек-татарларының Милли мәдәнияте чикләре белән кисешә булып чыга. Гәрчә ике тараф та баштарак Башкортстанның мөстәкыйльлеген таныган хәлдә, аның уртак мохтарият чикләре эчендә булырга тиешлеге, аерым дәүләт рәвешендә барлыкка китерелмәве турында килешсәләр дә, вәзгыятьнең болай үзгәрүе бөтен тырышлыкны пыран-заран китерә. Өстәвенә кайбер татар гәзитләрендә Башкорт корылтаенда “башкорт лидерларына кире, консерватив татарлар һөҗүм итсә, Башкортстанда яшәүче татарларның исән калуларына гарантия бирелмәс” дигән маддә кабул ителгән дип раслап чыга. Бу хәлләрдән соң татарлашу юллары ябыла.

Бераз соңрак башкортларның дини мәсьәләләр өлкәсендә дә Милләт Мәҗлесе белән мөнәсәбәтләрен өзәргә ниятләнүләре ара өзелүне тирәнәйтә. Ләкин шунысы кызык, 1918 елның 23 февралендә үзләренә аерым дини һәйәт оештырган башкортлар, мөстәкыйль хәрәкәт итәргә бармыйча, Уфадагы диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итә. Аңа дин эшләре һәйәте рәисе Мөхәммәдшаһ Бурангулов белән сәркатиб Мәхмүд Кутуев кул куялар. Ләкин диния нәзарәте мөрәҗәгатьне кире кага.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG