Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриягә Русиянең ике хәрби корабы китә


Русиянең ике зур хәрби десант көймәсен Сүрия ярларына җибәрү өчен әзерлек эшләре бара. Русия хәрби диңгез көчләре штабы хәбәр итүенчә, «Николай Фильченков» һәм «Цезарь Куников» исемле кораблар Сүриянең Тартус портына дәүләт чикләрен саклау өчен җибәрелә. Корабларда хәрби диңгезчеләр китә.

Русия көймәләренең Сүриягә нинди максат белән җибәрелүе һәм анда кайсы дәүләтнең чикләрен саклаячаклары турында тулырак мәгълүмат әлегә юк.
XS
SM
MD
LG