Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Мексикада 20 ил җитәкчеләре катнашында саммит ачыла


Мексиканың Тын океан ярындагы Лос-Кабос шәһәрендә бүген ачылган саммитта беренче чиратта дөнья икътисады үсеше мәсьәләләре тикшереләчәк.

Грециядә узган сайлауның нәтиҗәләре хуплап кабул ителсә дә, саммитта катнашучылар Европа берлеге җитәкчелеген Европа илләренең бурыч кризисын чишү чаралары турында уйланырга чакырачак, дип фаразлана. Шулай ук Халыкара валюта фондының ашыгыч хәлләр өчен резерв акчаларын 430 миллиард долларга кадәр җиткерү турында карар кабул ителер, дип көтелә.

Саммит кысаларында АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама белән Владимир Путин аерым очрашачак, дип хәбәр ителә. Обама белән Путин Сүриядәге низаг турында фикер алышыр, дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG