Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга "Евразиянең күчмә халыклары" килде


Казанда "Евразиянең күчмә халыклары" күргәзмәсе
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:20 0:00

Казанда Евразиянең күчмә халыклары турында күргәзмә

18 июньдә Казанның "Эрмитаж" үзәгендә "Империя юлында Евразия күчмә халыклары" исемле күргәзмә ачылды.


2190 экспонаттан торган күргәзмә безнең эрага кадәр меңенче елдан алып XIII гасырда Бөек Монгол империясе корылуга кадәрге чорны үз эченә ала. Кайбер экспонатлар беренче тапкыр күрсәтелә.

Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов фикеренчә, мондый күргәзмәгә дөньяда тиңнәр юк.

“Хәтта күп кенә галимнәр арасында да күчмә халыклар кыргый халыклар булган дигән фикер бар. Әмма бу күргәзмә күчмә халыкларның кыргый тормыш белән яшәмәгәнен күрсәтә. Күчмә халыклар далада гына йөрмәгән, алар шәһәр дә корган, сәүдә белән дә шөгыльләнгән. Моны Эрмитаж күзлегеннән күрү безнең өчен бик кадерле”, ди ул.

Хәкимов фикеренчә, күчмә халыклар дигәндә скифлар, һуннар, төрки халыкларны күздә тотарга була. Алтын Урданы ярымкүчмә дип әйтергә була. Ә империя дигәндә һуннар, Төрки каганат, Чыңгызхан империясен, Татар-монгол империясен күз алдына китерергә кирәк.

Күргәзмә 2013 елның 31 мартына кадәр эшләячәк. Дүшәмбедән кала һәр көн иртәнге уннан алып кичке бишкә кадәр ачык булачак.
XS
SM
MD
LG