Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Франция, Русия Таулы Карабах турында белдерү ясады


АКШ, Франция һәм Русия Мексикада барган "Зур егермелек" саммиты кысаларында Әрмәнстан һәм Әзәрбайҗанны дистә еллар дәвам иткән Таулы Карабах низагын чишү өчен чаралар күрергә чакырды. Тарафлар Ереван белән Бакуның узган ел Франциянең Довиль шәһәрендә кабул ителгән шундый ук белдерүне санга сукмаулары кызганыч, дип белдерде.

АКШ, Франция һәм Русия Таулы Карабах низагын тыныч юл белән чишү эшен җитәкләүче Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының Мински төркеме рәистәшләре булып тора.

Кичә Мински төркеме Парижда Әзәрбайҗан белән Әрмәнстан тышкы эшләр министрлары белән узган утырышында ике ил арасында киеренкелекнең артуына борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG