Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:07

Страсбург мәхкәмәсе Русиядә 2003 ел сайлавы эшен тикшерәчәк


Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядә 2003 елда булган парламент сайлавы вакытында Русия телевидениесе эшен тикшерәчәк. Шикаятьне коммунистлар һәм "Яблоко" фиркаләре тапшырган иде.

Телевидение сайлауны гадел яктыртмауда гаепләнә. Шикаять итүчеләр, моны "хакимияттәге "Бердәм Русиянең" басымы астында оештырылуын" белдерә. Шулай ук хакимиятләрнең бу гаепләүләргә җавапсыз калуы телгә алына.

Фиркаләрдән тыш шикаятьне тапшыручылар арасында тагын алты кеше - Сергей Иваненко, Евгений Кисилев, Дмитрий Муратов, Владимир Рыжков, Владимир Соловьев һәм Ирина Хакамада бар.

XS
SM
MD
LG