Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубыл янында V "Искер җыены" үтте


Түбән Тәүде районының "Саз" фольклор ансамбле чыгыш ясый
Түбән Тәүде районының "Саз" фольклор ансамбле чыгыш ясый

8-10 июнь көннәрендә Тубыл янындагы борынгы башкала урынында V "Искер җыены" үтте. Фестиваль кысаларында “Искернең тарихи язмышы” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә милләт язмышы турында фикер алыштылар.


“Мирас” оешмасының җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова, "Искернең зур әһәмияткә ия тарихи һәйкәл икәнен истә тотып, быел җыенның юбилей елы да буларак аның форматын киңәйтергә уйладык", диде. Өч көнлек җыенның барлык лауреатларын бергә җыйган тантана “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда башланды.

Икенче көнне ике йөзләп кеше изге Искер җирендә оештырылган фестиваль кунаклары, танылган артистлар катнашындагы концерт програмын тамаша кылды. Аларның чыгышына Казакъстаннан килгән танылган мәдәният эшлеклесе, жюри рәисе Габделхак Ахунҗанов бәя бирде. Мәдәни чараны алып баручы Наҗия Хәкимова: ”Фестиваль програмын төзү катлаулы булды, чөнки катнашырга теләүчеләр күп иде. Без аларның җитмешләбен генә сайлап алдык”, диде.

Тарихи җирлектә музей экспонатларын карарга, спорт ярышларында көч сынарга мөмкин иде.

Милли йортларда безнең як татарларының аш-су әзерләүгә осталыклары күренде. Санниково авылыннан килгән ачык йөзле, кунакчыл Колмәмәтовлар гаиләсе үткән һәр кунакны бавырсаклар, пәрәмәчләр белән сыйлады. Бәйрәм көн буе дәвам итте. Концерт програмы намаз вакытында тукталып торды, кунаклар бердәм намазга бастылар. Һәркем әби-бабайларыбыз рухына атап пешерелгән тәмле аш белән сыйланды.
"Искер җыены"нда намаз вакыты
"Искер җыены"нда намаз вакыты

”Искер-җыен” фестиваленең Гран-при дипломы һәм призына скрипкада уйнаучы талантлы егет Әхтәм Фәйзиев лаек булды.

Шулай да Искер урынында үләннең аяк атламаслык булуы, чабылмавына, вәгъдә ителгән Татарстан, чит ил артистларының килмәвенә халык канәгатьсезлеген белдерде. Чыгышлар да, җиңүчеләргә бүләкләрнең булмавы да юбилей чарасын акламады.

”Без балалар белән Тубыл шәһәренең А.Алябьев исемен йөрткән сәнгать мәктәбеннән килдек. Чыгыш ясаучы балаларны кызганып тордым, аппаратура, микрофоннар яхшы эшләмәде, ярдәм итүче сәхнә эшчеләре дә булмады. Юбилейлы фестиваль булгач, дәрәҗәсе югарырак булырга тиеш иде”, диде Ихсан Теляев.
Әнвәр Фәизов скрипкада уйный
Әнвәр Фәизов скрипкада уйный

Өченче көнне Тубыл шәһәрендә себер татарлары язмышы, тарихы өчен борчылучылар “Искернең тарихи язмышы” исемле фәнни-гамәли конференциягә җыелдылар. Төмән дәүләт университеты доценты Максим Сәгыйдуллин себер татарларына аз санлы җирле халык статусын алу кирәклеге турында чыгыш ясады. Зәйтүнә Тычинских себер татарлары милли хәрәкәте тарихына төпле анализ ясады. Себер татар халкының проблемалары, киләчәккә перспективасы, себер татар авылларының иҗтимагый-экономик хәле, татар милләтендә этнокультуралы дифференциация, ”милләт мәгънәсе” һәм башка кызыклы мәгълүматлы чыгышлар булды. Луиза Шәмсетдинова “Мирас” оешмасының биш еллык эше турында сөйләде, бүгенге көндә саз ягы татар авылларында югары вольтлы ут булмавы, татар мәктәпләренең елдан-ел кимүе, мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кыскартыла баруы, Тубыл социаль-педагогия академиясенең рус-татар бүлегенең ябылуы турында әйтте.

Конференциянең икенче бүлеге “Тарих, мәдәният, мирас” темасына багышланды. Филология фәннәре кандидаты Н. Уразова себер татарларының телен үстерү кирәклеге, себер татар телендә китаплар булмавы, җирле халык статусын алу, мәктәпләрдә себер татар телен кертү кебек милли проблемалар турында сүз алып барды. Чыгыш ясаучыларга күп сораулар бирелде. Ахырда һәркем үзенең теләкләре, фикерләре белән уртаклашты.

“Искер җыены” халыкара фестивале зур гала-концерт белән тәмамланды.

"Мирас" оешмасы татар тарихын торгызу эшендә

Тайбугиннар нәселеннән булган Мөхәммәд хан 1505 елда идарәне үз кулына ала һәм башкаланы Чинги-Торадан Иртеш ярындагы ныгытмалы Искергә (Кашлык) күчерә. Сугыш вакытында аннан татарлар китәләр, тик озак еллар килеп, әби-бабалар рухына ашлар үткәрәләр, намаз укыйлар. Ләкин бу традиция өзелә, аны Тубыл районы, Сабанак авылы имамы Рәхимҗан Бохардинов күтәреп чыга. Шуннан бирле монда ашлар гына түгел, җыен-фестиваль үтә башлый.

“Мирас” төбәк иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләре беренче эш итеп Күбәк авылындагы урамга Күчем хан исемен бирүне күтәреп чыктылар. Аннары Искердә җир алып, буралар төзеделәр, хан ставкасын куйдылар, хәзер монда мәчет булдыруны тормышка ашырып йөриләр. Себер ханлыгы вакытындагы тарихи һәйкәлләрне торгызу эше дә алга бара.

Әле яңа гына элекке Сузгун-тора урынындагы авыл янында җир алганнар. “Анда матур баскычы, сарае-кунакханәсе, аллеясы белән Сүзге тарихи-мемориал комплексы урнашачак, – диде Шәмсетдинова. – Планнар күп, әле Чинги-тораны да күтәрербез дип уйлыйм”.
XS
SM
MD
LG