Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каспий диңгезендә хәрби күнегүләр бара


Дүшәмбе көнне Каспий диңгезендә хәрби диңгез күнегүләре башланды.

Әстераханнан бу чарада катнашыр өчен 15 көймә китте, дип белдерде Көньяк хәрби бүлгәнең матбугат вәкиле полковник Игорь Горбуль.

Күнегүләр вакытында диңгезне миналардан чистарту һәм аларны юк итү, көймәләргә су астыннан һөҗүмнәргә каршы тору кебек очраклар өчен кирәкле чаралар күреләчәк.
XS
SM
MD
LG