Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан яшьләре “таза кешеләрне полициягә эшкә алмаска” чакырды


Казакъстандагы юл полициясе
Казакъстандагы юл полициясе
Казакъстанның "Яшь профессионаллар җәмгыяте" эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итеп, “юл хезмәте полициясендәге барлык таза кешеләрне эшләреннән алырга” чакырды. Иҗтимагый оешма вәкилләре фикеренчә, алар "ялкау, таркау, акрын һәм полиция хезмәткәре имиджын боза".

Оешманың бу хактагы белдерүе Пакстанның Express Tribune басмасында чыккан бер мәкаләдән соң таралды. Пакстан басмасында исә Пәнҗәб полициясенең баш инспекторы Хәбибур Рәхман, вилаятьтә полициядә эшләргә теләүчеләрнең биле 96.5 сантиметрдан киң булмаска тиеш дип язып чыккан иде.

Пакстан басмасы хәбәр итүенчә, Пәнҗәб вилаятендә полиция хезмәткәрләренең 50% таза, Исламабадка якын Равалпинди шәһәрендә полициянең 77% артык таза.

Узган ел Русиядә дә полиция реформасы вакытында аттестация вакытында уңышка ирешү өчен хезмәткәрләр өчен симез булмау шарты бар иде.
XS
SM
MD
LG