Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:48

Узган төндә Лос-Анджелеста Microsoft ширкәте яңа “тактасын” (планшетын) тәкъдим итте. Яңа җиһаз турында ширкәт башлыгы Стив Балмер үзе сөйләде.

Surface исемле яңа җиһаз берьюлы ике төрдә чыгачак: Windows RT һәм Windows 8 Pro нигезендә. Беренчесе гади кулланучылар, икенчесе – бизнес базары өчен диелә.

Surface җиһазы Apple ясаган iPad “такталары”на җитди көндәшлек тудыра ала. Һәрхәлдә, iPad белән чагыштырганда аның бер зур өстенлеге бар – экран капкачы берүк вакытта төймәсар (keyboard) булып тора. Тагын бер өстенлек – башка әсбапларны тоташтыру өчен портлар (Pro өлгесендә хәтта USB 3.0 порты булачак).

Татар телле кулланучылар өчен тагын бер зур өстенлек – Microsoft җиһазында татар хәрефләре белән язып булачак, бернинди өстәмә програм кирәкми.



Гади планшетның авырлыгы, iPad-ныкы кебек, 676 г., калынлыгы – 12 мм. Pro өлгесе бераз авыррак (903 г.) һәм калынрак (13.5 мм).

Хәтер күләме кечкенәсендә 32GB йә 64MB, зуррагында – 64MB йә 128MB.

Экран сыйфаты беренчесендә HD, икенчесендә Full HD диелә, ләкин өстәмә мәгълүмат китерелми.

Җиһазларның бәясе әлегә игълан ителми, белгечләр $500-600 һәм $1000-1200 чамасы булыр дип фаразлый.

Сатуга чыгу вакыты да әлегә өздереп әйтелми, ихтимал, аны Windows 8 чыкканнан соң, шушы ел ахырына көтәргә кирәк.

XS
SM
MD
LG