Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Казанда хәрби Александр Бербин үлеме өчен әнисенә 100 мең түләргә кушты


Казанның Киров бистәсе мәхкәмәсе Светлана Бербина шикаятен өлешчә кәнәгатьләндереп, хәрби бүлеккә 100 мең сум җәза түләү карарын чыгарды.

2009 елның июнендә 23 яшьлек Александр Бербин хезмәт иткән Казан дары заводында башына атылган килеш табылды. 2011 елда мәхкәмә Бербинның үз-үзенә атуына кадәр кыйналган һәм эзәрлекләнгән булуын ачыклады.

Мәхкәмә прапорщик Анатолий Федотовны исерек килеш Бербинны кыйнауда гаепле дип танып дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аңа иреккә чыкканнан соң ике ел буе дәүләт оешмаларына эшкә урнашу тыелды.

Быел мәхкәмә Бербинның сеңлесенә 50 мең сум түләү карарын чыгарган иде инде.

Адвокат Андрей Сучков мәхкәмә карарына ризасызлык белдереп шикаятьне Татарстанның Югары мәхкәмәсенә җибәрәчәкләрен белдерде. Светлана Бербина ул үлеменнән килгән рухи зыян өчен 2.5 миллион сум таләп итә.
XS
SM
MD
LG