Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның яңа еракара бомбалау очкычының язмышы билгесез


Русия хәрби һава көчләрендәге заманчалаштырылган ТУ-160 стратегик бомбалау очкычы
Русия хәрби һава көчләрендәге заманчалаштырылган ТУ-160 стратегик бомбалау очкычы

Русия хөкүмәтендә Казанда ясалырга мөмкин ерак арага очучы яңа бомбалау очкычлары турында кайнар бәхәсләр дәвам итә.

Русия хөкүмәтендә хәрби очкычлар ясау өчен Казанда яңа корылма төзү турында кайнар бәхәсләр дәвам итә. Премьер-министр Дмитрий Медведев күптән түгел Казан сәфәре барышында Горбунов берләшмәсендә ерак арага оча торган яңа бомбалау очкычлары ясау карары булуын тагын бер кат раслаган иде.

Әмма Медведевның саклану сәнәгате өчен җаваплы урынбасары Дмитрий Рогозин үзенең микроблогында бу мәсьәләдә үз карашыннан чигенергә җыенмавын белдерде. “Заманча ракета һәм һава һөҗүмнәреннән саклану системалары чорында мондый һәдәфләр якынлашу белән үк юк ителәчәк”, дип яза Рогозин.

Әлеге карашын Рогозин ай башында ук ачык итеп белдергән иде. Аның фикеренчә, яңа стратегик бомбалау очкычлары ясау мәгънәсез эш, чөнки очкычлардан һәм ракеталардан саклану системнары аларны тиешле урынга барып җиткәнче үк җиңел генә бәреп төшерә алачак, ул очкычлар беркая да барып җитә алмаячак. Аларның очкычлары безгә, безнеке аларга барып җитә алмаячак, диде Рогозин.

Әмма Медведев та, президент Владимир Путин да әлегә Рогозинның бу дәлилен кабул итми. Узган атнакичтә Путин дәүләт саклану сәнәгате планы турында сөйләшкәндә белгечләрдән ерак арага оча торган яңа бомбалау очкычы әзерләүне таләп итте. Путин фикеренчә, бу эш хәзер башланмаса, Русия вакыт югалтырга мөмкин.

Яңа төр стратегик бомбалау очкычлары ясау турында бәхәсләр хөкүмәтнең бу турыда 2009 елгы карары игълан ителгәннән бирле дәвам итә.

Хөкүмәт башлыгы Медведев Горбунов берләшмәсендә чыгыш ясаганда хәзерге стратегик бомбалау очкычларын яңарту гына җитәрлек булмаячак диде.

“Бишенче буын һөҗүм очкычы белән бергә ерак арага очучы перспективалы авиация комплексын әзерләү дә планлаштырыла – мин яңа стратегик бомбалау очкычын күз алдында тотам”, дип кистереп әйтте Медведев.

Шул ук көнне Русия саклану министры Анатолий Сердюков премьер-министрның Казанда очкычлар ясау өчен яңа корылма төзергә күрсәтмә биргәнлеген белдерде. Аның әйтүенчә, ерак арага очучы бомбалау очкычлары нәкъ менә Казанда ясалырга мөмкин.

Сердюков АН-70 хәрби транспорт очкычының да Казанда җыелачагын әйтте. Бу инде яңа бомбалау очкычы тирәсендәге билгесезлеккә карамастан, Казанда очкычлар ясау өчен яңа корылма төзү карары гамәлгә ашырылыр дип уйларга нигез бирә.

Русия хәрби көчләренең баш идарәсе җитәкчесе Николай Макаров та яңа бомбалау очкычы проектын гамәлгә ашыру планлаштырылганча барачак дип ышандыра.

“Яңа бомбалау очкычы ясауда алга китеш бар. Әгәр җитештерүгә керешсәк, бу очкыч мондый очкычларның барлык заманча төрләреннән, шул исәптән американыкыннан да күпкә өстенрәк булачак”, ди Макаров.

Былтыр саклану министры урынбасары Владимир Поповкин Русиянең ерак арага оча торган бомбалау очкычлары ясау програмына иң иртә дигәндә дә 2015 елга кадәр керешмәячәген, ә аның урынына 2025, яки хәтта 2030 елга кадәр ТУ-95МС һәм ТУ-160 бомбалау очкычларын заманчалаштыру эшләре алып барачагын әйткән иде.

РИА “Новости”ның хәрби күзәтүчесе Илья Крамник Русия, әгәр дә хәзер яңа очкычлар әзерләүне туктатса, 2040-2050 елларга еракара авиациясез калырга мөмкин, чөнки мондый бомбалау очкычларын әзерләү һәм җитештерү өчен бик күп вакыт кирәк дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG