Accessibility links

Татарстан туристларны Болгар һәм Зөягә җәлеп итү юлын эзли


Татарстан президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова (с) һәм министр Рафис Борһанов
Татарстан президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова (с) һәм министр Рафис Борһанов

Татарстан туристлык министрлыгы тарихи Болгар җирлегенә һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә беренче чиратта Русия һәм чит ил туристларын җәлеп итүне төп максат итеп куя. Быел Болгарга 120 мең, Зөя утрау шәһәрчегенә 50 меңнән артык турист килер дип фаразлана.

Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов сүзләренчә, туристларны республикадагы төп ике туристлык үзәге – Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә алып барып күрсәтү өчен җитди чаралар күрелә. Әйтик, бу ике үзәктә соңгы вакытта туристларны төн кундыру, тукландыру мәсьәләсендә тагын да зуррак әһәмият бирелә башлаган.

Шушы кысада Болгарда 38 урынлы бер, ә Зөя утрау шәһәрчегендә 17 урынлы ике кунакханә ачылган һәм хәзерге вакытта алар хезмәт күрсәтә башлаган инде. Аларның беренчесендә 1050 сумга төн кунып булса, икенчесендә йоклап чыгу өчен 1000-1500 сум түләргә туры киләчәк, дип белдерде ул бүген министрлар кабинетында үткән брифингта.

“Киләчәктә туристлар өчен тарихи ризыклар пешереләчәк”

Алга таба әлеге ике туристлык үзәгендәге ашханәләрнең менюлары да тарихи ризык төрләре белән баетылачак. Мондый кызыксындыру чарасы туристларның игътибарын үзенә җәлеп итми калмаячак дип саный министр. Әмма ул бу урыннарда нинди тарихи ризык төрләре пешереләчәге турында телгә алмады.

Аның сүзләренә караганда, әлеге туристлык үзәкләренә сәяхәтләр оештыру белән Татарстанның 30дан артык туроператоры шөгыльләнә. 130дан артык экскурсиядә йөртүче Болгар һәм Зөя утравында экскурсияләр уздыру өчен тиешле күнегүләр алып, аккредитация узган.

Болгар сәфәре 1850, Зөянеке – 760 сум

Туристларның бу туристлык үзәкләренә сәяхәт кылу бәяләренә килгәндә, Зөя утрау-шәһәрчегенә 4 сәгать ярымлык сәяхәт 760 сум тора. Ә 11 сәгатьлек Болгар сәяхәтенә чыгучы туристлар өчен бу сәяхәт 1850 сум торачак.

Рафис Борһанов Татарстанның төп туристлык үзәкләре дип атаган Болгар һәм Зөя утрау шәһәрчегендә төрле спорт чаралары белән беррәттән, фестивальләр, ярминкәләр оештырылачагын да белдерде.

“Без әгәр дә мондый чараларны оештырмыйбыз икән, туристларны бу урыннарга җәлеп итә алмаячакбыз”, дип өстәде ул.

“Саклаучы” сыны турында ләм-мим

Министр әлеге туристлык үзәкләрендә башкарылган һәм башкарыласы эшләр, туристларны җәлеп итү чаралары турында тәфсилләп сөйләсә дә, Болгарга куелачагы турында әйтелгән “Саклаучы” сыны турында сүз кузгатмады. Ел дәвамында бу сынның Болгарга куелачагы турында әйтелеп халык арасында төрле фикерләр тууга сәбәп булган “Саклаучы”ның да бер караганда туристларны җәлеп итү максатыннан урнаштырылачагы әйтелгән иде.

Чарада Борһановның үзеннән бу турыда сорарга мөмкин булмады, ул брифинг тәмамланганчы ук залдан чыгып китте.
XS
SM
MD
LG