Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зур 20лек” саммитында катнашучылар еврозонада тотрыклык саклану яклы


Мексиканың Тын океан ярындагы Лос-Кабос шәһәрендә “зур йөгермелек” саммитты төгәлләнде. Анда беренче чиратта дөнья икътисады үсеше мәсьәләләре тикшерелде. Чарада катнашучылар азакта декларация кабул итте. Әлеге документта Халыкара валюта фондын 430 миллиард долларга кадәр арттыру турында әйтелә.

Русия президенты Владимир Путин Үзәк банк хисабыннан Мәскәүнең фонд өчен ун миллиард долар бүләчәген белдерде.

20 ил җитәкчеләре шулай ук еврозонада бердәмлек һәм тотрыклык саклану яклы булуларын әйтте. Алар Греция киләчәк хөкүмәтенең еврозона илләре белән хезмәттәшлегенә өметләнүен белдерде.

АКШ президенты Барак Обама матбугат очрашуында Европа хөкүмәтләренең үз көчләренә таянып бурыч кризисыннан чыгу юлын табуларына ышануын әйтте.
XS
SM
MD
LG