Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә урыс милләтчеләренең беренче фиркасы теркәлде


Русия юстиция министрлыгы “Русия гомумхалык берлеге” партиясен теркәде. Аны Сергей Бабурин җитәкли.

“Русия гомумхалык берлеге” инде 1991 елда ук төзелгән иде, ул берничә тапкыр исемен үзгәртте, “Родина” сайлау блогына керде, ә соңгы елларда иҗтимагый хәрәкәт булды.

“Русия гомумхалык берлеге” яңа тәртипләр нигезендә теркәлгән беренче милләтчел фирка булып тора. Оешма Русия, Украина, Беларусны Русия берлегенә берләштерү кирәклеген әйтә. Ә илнең һәм халыкның рухи-әхлакый нигезе итеп православ динен күрә.
XS
SM
MD
LG