Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:13

Хөсни Мөбәрәк мәрткә киткән хәлдә кала


Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк мәрткә киткән хәлдә кала, әмма сулыш алу өчен махсус җиһазга тоташтырылган дигән хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Бу хакта Associated Press хәбәр итә.

2 июнь көнне Каһирә мәхкәмәсе Мөбәрәкне 2011 елда тыныч урам җыеннары вакытында халыкка каршы көч куллануда һәм үтерүләрдә гаепләп гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Соңгы бер елда Мөбәрәкнең сәламәтлеге нык какшады.

Сишәмбе кичен аның сәламәтлеге тагын да начарайды. Мөбәрәккә якын чыганаклар ул йөрәк өянәге һәм инсульттан соң исән калды, дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG