Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур татарлары Сабантуена әзерләнә


Оренбур төбәге Сабантуе ел да төрле районнарда үткәрелеп килә
Оренбур төбәге Сабантуе ел да төрле районнарда үткәрелеп килә

23 июньдә Оренбур төбәге Сабантуе Татар Каргалы авылы янындагы аланда үтәчәк. Сабантуй күл янындагы әлеге урында беренче тапкыр үткәрелә.


Гадәт буенча, төбәк Сабантуе ел да төрле районнарда үткәрелеп килә. Узган елда әлеге бәйрәм Әсәкәйдә үткән булса, бу юлы эстафета Сакмар районына күчте. Шулай ук ул вакытта кунаклар Татарстанның Балык бистәсеннән иде, бу юлы Сабантуйда Тукай районы вәкилләре җитәкчелегендәге зур делегация көтелә.

Бәйрәм үтәчәк урынның шәһәргә якын булуы уңайлык шартлар тудыра. Оренбурдан Сабантуйга шәһәрнең төньяк базарыннан махсус автобуслар барачак.

Төбәкнең татарлар күпләп яшәгән 15 районыннан сәнгать коллективлары һәм үз төркеме белән җырчы Айдар Галимов көтелә. Авыллардан алып килгән татар утарлары белән дә танышырга мөмкин булачак. Шунда ук янәшәдә төбәкнең төрле авылларда яшәүче оста шәл бәйләүчеләрнең эшләреннән торган шәл күргәзмәсе дә урын алачак.

Бәйрәмнең төп оештыручысы һәм иганәчесе - Оренбур татар эшмәкәрләренең Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге оешмасы. Гадәттә, Сабантуй үткәрүдә матди якның күп өлеше эшмәкәрләр өстенә төшә. Мәсәлән, 1989 елдан башлап Сабантуе һәр елны үткәрелеп килгән Богырыслан шәһәрендә әлеге елны да бәйрәм 72 эшмәкәрнең булышлыгы белән үтте.

Бүгенге көндә ат чабышлары, волейбол өчен урыннар әзер, ут чыбыклары тартылган, баганалар утыртыла. Кунаклар өчен татар халык ашларын Каргалының “Татар ашханәсе” кафесы белән Оренбурның “Дала утлары” рестораны тәкъдим итәчәк.
XS
SM
MD
LG