Accessibility links

Үз-үзенә кул салырга теләгән элекке Романия премьеры хастаханәдә калачак


Романиянең элекке премьер-министры Адриан Нэстасе үз-үзенә кул салу омтылышыннан соң кимендә ике атнага хастаханәгә салынды, ул шулай ук йөрәк өянәге дә кичергән.

Бухаресттагы клиника вәкилләре хәбәр итүенчә, Нэстасеның хәле тотрыклыланган.

Президент кампаниясе өчен дәүләт акчаларын тотуда гаепләнеп ул ике ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Мәхкәмә карарына шикаяте кабат кире кагылгач, Нэстасе үз-үзенә кул салу омтылышы ясалды.

Адриан Нэстасе 2000-2004 елларда хөкүмәтне җитәкләде. Үзе ул гаепләүләрне кире кага һәм аларны сәяси дип атый.
XS
SM
MD
LG