Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бер атнада икенче тапкыр SuperJet 100 очкычында җитешсезлек табылды


"Аэрофлот" һава ширкәтенең Түбән Новгородтан Мәскәүгә барасы SuperJet 100 очкычы компьютерларындагы җитешсезлекләр сәбәпле вакытында китә алмады.

Бу атнада шулай ук Мәскәүдән Копенһагенга юл тоткан SuperJet 100 очкычы кондиционерлары эшләмичә кире кайтарга мәҗбүр булды.

9 майда Индонезиядә SuperJet 100 очкычы тауларга бәрелеп төште. Очкычта барлыгы 48 кеше, шуларның сигезе Русия ватандашлары булган иде. Русиянең әлеге яңа очкычын Азия базарына таныту сәфәренә тәҗрибәле очучылар, техник хезмәткәрләр һәм җитештерүче-сатучы як вәкилләре барды.

Бүген Петербурдагы халыкара икътисади форумда чыгыш ясап, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” башлыгы Михаил Погосян, очкычның яхшы эшләгән булуын белдерде. Индонезиядә фаҗиганең сәбәбе очкычның техник җитешсезлеге йәисә очучыларның хатасы дип фаразланган иде.
XS
SM
MD
LG