Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мазһаров: "Без Иранда эмбарго кысаларыннан чыкмыйбыз"


Әхмәт Мазһаров Фәннәр академиясе җыелышында чыгыш ясый
Әхмәт Мазһаров Фәннәр академиясе җыелышында чыгыш ясый

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров Азатлык радиосына академиянең Ирандагы эшчәнлегенең кайбер нечкәлекләрен аңлатты.

Татарстан Фәннәр академиясенең 20 июньдә Казанда үткән җыелышы академиянең республика тормышында торган саен мөһим урын ала баруын күрсәтте. Галимнәр җыенында Русиядәге федерализмнан алып Ирандагы чикләүләргә кадәр күптөрле мәсьәләләргә шактый кызыклы фикер алышу булган.

Академия президенты Әхмәт Мазһаров үз чыгышында "Иран белән хезмәттәшлек мәсьәләсенә дә тукталып, анда кертелгән чикләүләр аркасында Татарстан бу ил белән эшләрен академия аша алып бара, чөнки академия ул "үзенә-үзе", эмбарголар аңа кагылмый" дигән. Бизнес-онлайн интернет-басмасы язуынча, җыенда катнашкан парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ничек инде ул “үзенә-үзе?”, дип гаҗәпләнүен дә белдергән.

Мәсьәләгә күбрәк ачыклык кертү ниятеннән без Әхмәт әфәндегә мөрәҗәгать иттек.

Әхмәт әфәнде, Академиянең Ирандагы эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

Иран белән безнең төп эшчәнлек экология белән бәйле. Иран бар дөньяга нефть сата, без шуны чистартуда ярдәм итәбез. Моннан тыш, мәданият, әдәбият өлкәсендә тарихи бәйләнешләребез бар. Иранның атом технологиясенә безнең бер катышыбыз да юк. Дөресен әйткәндә, безнең атом физикасы өлкәсендә белгечләребез дә юк. Ягъни, без атом коралы, хәрби өлкәгә тыкшынмыйбыз.

Иранга кертелгән эмбарго хәрби өлкәгә генә карамый, финанс өлкәсендә дә чикләүләр бардыр...

Иранга башта корал өлкәсендә чикләү кертелде, аннары финанс өлкәсендә чикләүләр. Бу чикләүләрнең үз кысалары бар, төрле тармакта төрле күләмнәр. Академия менә шул кысалардан чыкмыйча эшли, һәм уңышлы эшли.

Димәк, бу эшчәнлек турыдан-туры хөкүмәт аша түгел, академия аша алып барыламы?

Хөкүмәт аша түгел дип булмый инде, без бит үзебез дә хөкүмәтнеке. Әйтик, менә Татнефть Иранда эшли алмый, чөнки аның Америкада, Европада алган кредитлары күп. Шуңа күрә ул кечкенә эшләрен дә безнең аша үткәрә, чөнки без беркемнән дә кредитлар алмыйбыз. Шул ук вакытта, без эмбаргода каралган кысалардан да чыкмыйбыз, эшебезне канун нигезендә алып барабыз.

* * * *

Узган елның декабрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иранга баргач, мәгълүмат чаралары Татнефть ширкәте Иранда бер миллиард доллар күләмендә килешү имзалады дигән хәбәр таратты. Бу турыда Иран мәгълүмат чаралары гына түгел, икътисад өлкәсен яктыртучы Bloomberg кебек абруйлы агентлыклар да хәбәр итте.

Әмма икенче көнгә бу хәбәр кире кагылды. Татнефть ширкәте үзенең интернет сәхифәсендә Татнефть төркеме Иран белән бер килешү дә төземәде дигән рәсми аңлатмасын урнаштырды.

* * * *

Татарстан Фәннәр академиясе эшчәнелегенә килгәндә, Әхмәт әфәнде сүзләренчә, җыелышта бу эшчәнлек, бигрәк тә һуманитар өлкәдә, югары бәяләнгән.

Академиянең алдагы планнарына килгәндә, якын арада "Татар энциклопедиясе" һәм җиде томлык "Татар тарихы" тулысынча әзер булачак. Болгариянең Варна шәһәрендә Болгарстан президенты катнашында Болгарга багышланган халыкара фәнни конференция үткәреләчәк. Киләсе елның мартында Казанда Лондон патша җәмгыяте (Британиянең төп фәнни оешмасы) һәм Русия Фәннәр академиясе катнашында яшь галимнәр конференциясе оештырыла. "Бу алда көткән эшләрнең берничәсе генә", диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров.
XS
SM
MD
LG