Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Урман авылы халкы акча түләнмәсә федераль юлны ябу белән яный [видео]


Урман халкы авыл шурасы бинасында

Урман халкы авыл шурасы бинасында

Узган елның май аенда корал саклагычында булган шартлауларда йортлары җимерелгән Башкорстанның Урман авылы халкы пәнҗешәмбе көнне йәнә вәгъдә ителгән акчаларны таләп итеп авыл шурасы бинасына җыелды.

Иглин районы башлыгы Рәфыйк Мусин белән бер ай элек булган соңгы очрашуда зыян күргән кешеләргә вәгъдә ителгән акчалар әле дә алынмаган.

Халык акча турында хәбәр булмый торып авыл шурасы бинасыннан чыкмаячагын белдерде. Район җитәкчелеге белән сөйләшкән бер төркем 1 июльгә акчаларның түләнәчәген хәбәр итте.

Җыелган халык бу вәгъдә үтәлмәсә 5 июльдә Уфага барып хөкүмәт каршында урам җыены уздырырга һәм ачлык игълан итәргә, шулай ук авыл яныннан гына узган федераль олы юлны ябарга килешеп таралышты.

XS
SM
MD
LG